ПОИСК

«Юл газабы – гүр газабы» булмасын 2026-01-31 08:59:57

«Юл газабы – гүр газабы» булмасын

Юл-транспорт фаҗигаләре һәм алардан зыян күрүчеләр, һәлак булучылар исәбенә күз салсак, бик аяныч статистикага юлыгабыз. Татарстанда һәр ай саен 50гә якын кешенең гомере өзелә. Кызганыч, безнең районда да юл фаҗигаләре еш кабатланып, бик күп гаиләләргә кайгы китерә.

Районның юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында 2025 ел нәтиҗәләре буенча юлларыбызда булган вәзгыять хакында, юл фаҗигаләрен булдырмау турында кискен сөйләшү булды. Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов әйтүенчә, Милли проектлар кысаларында дәүләтебез юл транспорты инфраструктурасын, шул хисаптан районыбызда да төзүгә зур акчалар сала. Үзебез күреп торабыз: юллар сыйфатлырак, уңайлырак була бара. Әмма моның кире ягы да бар — зур тизлектә йөрергә яратучы автомобильчеләр яхшы юлны тизлек арттыру урыны дип кабул итә. Һәм бу еш кына иң авыр аварияләр сәбәбе булып тора, диде ул.

Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбәракшин чыгышыннан күренгәнчә, 2025 елда районда 21 юл-транспорт һәлакәте булган, анда 31 кеше яраланган һәм кызганыч, 4 кеше һәлак булган. Алдагы ел белән чагыштырганда һәлакәтләр саны бер тирәдә булса да, анда зыян күрүчеләр сизелерлек арткан.

21 юл-транспорт һәлакәтенең 11е авыллардан читтәге юлларда булса, 10сы торак пунктлар эчендә исәпкә алынган. Иң күп һәлакәт алты — Балтач бистәсендә, шуның 5се машина хәрәкәте зур булган Ленин урамында булган. 8 транспорт фаҗигасе җәяүлеләр белән бәйле, 5се юлдан төшеп китү, тагын 5се машиналарның бәрелешүе, берәр фаҗига велосипедта йөрүчене, хайванны бәрдертү, тик торган каршылыкка бәрелү аркасында килеп чыккан.

Хәвефсезлек каешын эләктермәү, тыю билгесе булуга карамастан, алда барган машинаны узып китәргә тырышу һәм башка кагыйдәләрне бозулар аркасында кеше гомерләренең өзелүе — бик аяныч. Әлбәттә, машина йөртүчеләр генә түгел, еш кына җәяүлеләр дә таләпләрне үтәми. Районда узган елдагы юл фаҗигаләренең 3се исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утыручылар аркасында килеп чыккан. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов әйтүенчә, ел дәвамында алкоголь кулланып машинада җилдерергә яратучы 69 кешене район ЮХИДИ бүлеге һәм эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары тоткарлаганнар, эшләре суд каравына тапшырылган. Инспекторлар тарафыннан узган ел 105 административ протокол төзелгән, шуның нәтиҗәсендә 4 эш буенча административ кулга алу, 52 эш буенча штрафларны икеләтә арттырып түләү, 35 эш буенча мәҗбүри эш билгеләнгән. Алар тарафыннан 13 җинаять эше ачылган.

«Юл газабы — гүр газабы» булмасын дисәк, юл хәрәкәте белән бәйле кагыйдәләрне һәркемнең катгый үтәве кирәк, чөнки бу кагыйдәләр кан белән язылган. Юлда йөргәндә, урамда хәрәкәтләнгәндә әти-әни кагыйдәләрне санга сукмый икән, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә генә тәрбия биреп нәтиҗәгә ирешү кыен. Кеше гомерен саклау, фаҗигаләрне булдырмау — һәркемнең бурычы.Районның юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында 2025 ел нәтиҗәләре буенча юлларыбызда булган вәзгыять хакында, юл фаҗигаләрен булдырмау турында кискен сөйләшү булды. Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов әйтүенчә, Милли проектлар кысаларында дәүләтебез юл транспорты инфраструктурасын, шул хисаптан районыбызда да төзүгә зур акчалар сала. Үзебез күреп торабыз: юллар сыйфатлырак, уңайлырак була бара. Әмма моның кире ягы да бар — зур тизлектә йөрергә яратучы автомобильчеләр яхшы юлны тизлек арттыру урыны дип кабул итә. Һәм бу еш кына иң авыр аварияләр сәбәбе булып тора, диде ул.

Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбәракшин чыгышыннан күренгәнчә, 2025 елда районда 21 юл-транспорт һәлакәте булган, анда 31 кеше яраланган һәм кызганыч, 4 кеше һәлак булган. Алдагы ел белән чагыштырганда һәлакәтләр саны бер тирәдә булса да, анда зыян күрүчеләр сизелерлек арткан.

21 юл-транспорт һәлакәтенең 11е авыллардан читтәге юлларда булса, 10сы торак пунктлар эчендә исәпкә алынган. Иң күп һәлакәт алты — Балтач бистәсендә, шуның 5се машина хәрәкәте зур булган Ленин урамында булган. 8 транспорт фаҗигасе җәяүлеләр белән бәйле, 5се юлдан төшеп китү, тагын 5се машиналарның бәрелешүе, берәр фаҗига велосипедта йөрүчене, хайванны бәрдертү, тик торган каршылыкка бәрелү аркасында килеп чыккан.

Хәвефсезлек каешын эләктермәү, тыю билгесе булуга карамастан, алда барган машинаны узып китәргә тырышу һәм башка кагыйдәләрне бозулар аркасында кеше гомерләренең өзелүе — бик аяныч. Әлбәттә, машина йөртүчеләр генә түгел, еш кына җәяүлеләр дә таләпләрне үтәми. Районда узган елдагы юл фаҗигаләренең 3се исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утыручылар аркасында килеп чыккан. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов әйтүенчә, ел дәвамында алкоголь кулланып машинада җилдерергә яратучы 69 кешене район ЮХИДИ бүлеге һәм эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары тоткарлаганнар, эшләре суд каравына тапшырылган. Инспекторлар тарафыннан узган ел 105 административ протокол төзелгән, шуның нәтиҗәсендә 4 эш буенча административ кулга алу, 52 эш буенча штрафларны икеләтә арттырып түләү, 35 эш буенча мәҗбүри эш билгеләнгән. Алар тарафыннан 13 җинаять эше ачылган.

«Юл газабы — гүр газабы» булмасын дисәк, юл хәрәкәте белән бәйле кагыйдәләрне һәркемнең катгый үтәве кирәк, чөнки бу кагыйдәләр кан белән язылган. Юлда йөргәндә, урамда хәрәкәтләнгәндә әти-әни кагыйдәләрне санга сукмый икән, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә генә тәрбия биреп нәтиҗәгә ирешү кыен. Кеше гомерен саклау, фаҗигаләрне булдырмау — һәркемнең бурычы.

Статьи

Брэд Питт выиграл суд у Анджелины Джоли, заставив ее показать сообщения
Трактор насмерть придавил слесаря водоканала в Казани — возбуждено уголовное дело
Кудерко: россиян ждет изменение сроков оплаты коммунальных услуг с 1 марта
СК РФ задержал мужчину за убийство 5 знакомых в Москве 30 лет назад
Почему стоит наложить запрет на оформление сим-карт уже сегодня

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.