Мин намаз укымыйм, әмма ураза тотам. Андый ураза кабул буламы? 2026-03-09 18:45:20
Ислам дине биш баганага нигезләнгән. Намаз һәм ураза — алар икесе ике гыйбадәт. Шуңа күрә, намаз укымасагыз да, уразагыз, иншәАллаһ, кабул булачак
Ураза вакытында дару эчсәң, ураза бозыламы?
«Әйе, ураза бозыла. Уразаны түбәндәге дүрт төрле эш боза: борчак кадәр генә булса да берәр ризык яки дару йоту; бер тамчы кадәр генә булса да су яки дару йоту; якынлык кылу; авыз тутырып косу.
(«Рамазан. Ураза: еш бирелә торган сораулар» китабыннан)
Чыганак
