Татар КВН лигасының Зур фестивалендә 100 мең сум өчен көрәшәчәкләр 2026-03-25 08:39:16
26 мартта «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестивале узачак.
Фестивальгә әзерлек 22 марттан башланды. Командалар уенга Яшел Үзән районында урнашкан «Мирас» лагеренда әзерләнә. Фестивальдә Татарстан районнарыннан һәм Россия өлкәләреннән командалар катнашачак. Фестивальдә тамашачы мәктәп укучылары тормышын да, студентлар юморын да, урта яшьтәгеләр мәзәген дә күрә алачак.
Чарада 25 команда катнашачак. Алар арасында:«Мәхәббәт» (Чаллы), «Супер крәшен» (Тукай районы), «Батырлар» (Саба районы), «Игенче» (Саба районы), «Ащкызлар» (Пенза ), «Щиток» (Уфа ), «Гөлпәриләр» (Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы), «Түбәтәйле яшьләр» (Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты, «Эксклюзив» (Чаллы), «Студентлар каймагы» (Чүпрәле районы), «Шәп» (Түбән Кама, Бакый Урманче исемендәге 2 нче номерлы гимназия), «ТатМак» (Кама Тамагы), «Биектау кызлары» (Биектау районы), «Матур чәчәк» (Түбән Кама районының 8 нче номерлы урта мәктәбе), «Алмашлыклар» (Алабуганың 1 нче номерлы гимназиясе), «Котылдык» (Теләче районы), Самара шәһәре, Алексеевск районы, Лаеш районы, «Зыян гына» (Казан дәүләт аграр университеты), «Разъезд братьев Комаровых» (Казан дәүләт энергетика университеты, «Авара» (Казан энергетика көллияте), КФУ командасы, «Крәшеннәр», «Шәлперәймәс егетлэр» (КФУ).
Әлеге фестивальнең катнашучыларын Татарстан КВН оешмасы җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров, Татарстанның халык артисты, юморист Җәвит Шакиров, Татарстанның халык артисткасы Зәйнәб Фәрхетдинова, татар рэперы Шәкүр бәяләячәк. Җиңүчеләргә 100 мең сум тапшырылачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
