ПОИСК

Казан аэропортында Тукайның 140 еллыгына багышланган чаралар уза 2026-06-01 15:07:54

Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм Россия халыклары бердәмлеге елын бәйрәм итү уңаеннан татар әдәбияты классигы исемен йөртүче Казан аэропортында мәдәни чаралар сериясе уза. «Тукай атналыгы» кысаларында Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар бөек татар шагыйре мирасы белән таныша ала, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.

«Аэропорт һәм музейның уртак чаралары программасында Габдулла Тукай әкиятләре темасына балалар рәсемнәре күргәзмәсе. Яшь рәссамнар Тукайның әкият сюжетларын тәкъдим иттеләр. Күргәзмә эше беренче терминалда 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк», – дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.

Рейсларга теркәлү зонасында һәм «Габдулла Тукай» самолёты янындагы перронда Казан федераль университетының «Бәйрәм» фольклор вокаль-инструменталь ансамбле һәм «Мизгел» яшьләр театры коллективлары чыгыш ясады.

Аэропортның иҗтимагый зоналарында 30 апрельгә кадәр Тукайның тормышы һәм иҗаты турында документаль һәм анимацион фильмнар трансляцияләнәчәк.

/Татар-информ

Статьи

Медведев анонсировал манифест «Единой России»
«7 вопросов за 7 минут»: Зявдат Салихов – о работе с Шаймиевым, цифровизации судов и СВО
Песков прокомментировал ситуацию с бензином в Крыму
Июнь в Казани будет близок к климатической норме: метеоэксперт дал прогноз на лето
Пашинян: Армения и Россия смогут выстроить новые отношения

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.