Казанда СВО катнашучылары арасында фиджитал-спорт буенча Рәис Кубогы этабы узды 2026-08-01 16:43:52
Ярышларда республиканың 17 районыннан 60 ветеран катнашты. Катнашучылар башта Counter-Strike 2 уенында көч сынашты, аннары лазертагта ярышты.
Җиңүче булып Казан, Биектау һәм Зәй районнарыннан җыелган «Retro Squad» командасы танылды. Кубокның финалы декабрьдә узачак, ә чираттагы этап 8 августта булачак — катнашучылар нарды уйныйчак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
