Питрәч районында кар авырлыгыннан күпкатлы йортның түбәсе җимерелде 2026-03-02 10:15:24
Питрәч авылында Җиңүнең 65 еллыгы урамындагы күп фатирлы йортның түбәсе өлешчә җимерелеп төшкән. Сәбәбе – кар күп җыелу.
«Татар-информ»га район администрациясе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, кар төшү нәтиҗәсендә түбәнең бер өлешенә зыян килгән. Идарәче компания төшкән карны тиз арада чистарткан, чөнки ул подъездга керү юлын япкан булган.
Бүген белгечләр килгән зыянны бетерү эшенә керешәчәк. Инцидент нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.
«Әлеге идарәче компания, узган атнада район башлыгы барлык объектлар буенча бу эшне башкарырга кушкан булса да, кар чистарту эшен вакытында башкармаган», – дип сөйләгән район администрациясе матбугат хезмәте җитәкчесе Ләйсән Мифтахова. Шул ук вакытта ул барлык социаль объектларда да кар чистартылуын билгеләп үтә.
