ПОИСК

Кан басымын күтәрә, бөерләргә «бәрә»: табиб иң хәтәр ашларны атап үтте 2026-06-02 05:58:59

Медицина картасында бөер һәм буын авыртулар турында искәртелсә, кузгалакны, аның ашын урап узу хәерлерәк булыр. Гастроэнтеролог, гепатолог Сергей Вялов үзенең телеграм-каналында шул хакта язган, дип хәбәр итә «Российская газета».

Табиб әйтүенчә, рассольник та файдалы ашлар исәбенә керми. Кан басымын бик зур саннарга кадәр күтәрергә, бөерләргә нык кына «сугарга» мөмкин чөнки. Шулай ук солянка файдасызрак аш булып тора. Аларның төп кимчелеге – бик тозлы булуында. Хәер, ашның тозы җиңелрәк икән, әлләни борчыласы юк. «Әмма гадәттә без солянка, рассольникны тозлырак итеп пешерергә күнеккәнбез. Шуңа күрә бигрәк тә гипертониядән, бөер авыруларыннан интегүчеләргә аларны кулланмау хәерлерәк булачак», – дигән фикердә табиб.

Кузгалак ашына килгәндә,зыяны үсемлекнең кислотасына бәйле. Беренчедән, кислота кальцийны сөякләрдән «юып» чыгара. Икенчедән, оксалат матдәсе бөерләрдә пәке кебек үткен ташлар барлыкка китерә, дип басым ясап әйткән белгеч.

«Подагра, бөерләргә таш утырудан интегүчеләргә кузгалак кына түгел, яшел төстәге башка яшелчәне дә саграк кулланырга кирәк кирәк», – дип билгеләп үткән табиб.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Похожие материалы

Статьи

Экс-глава ГДР Кренц: безопасность в Европе невозможна без России
Норвегия обыграла Швецию 3:1 в товарищеском футбольном матче
Запесоцкий заявил, что уйдет с должности ректора СПбГУП
Медведев анонсировал манифест «Единой России»
«7 вопросов за 7 минут»: Зявдат Салихов – о работе с Шаймиевым, цифровизации судов и СВО

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.