ПОИСК

Казанда «Үлемсез полк» акциясенең ничек узачагы билгеле булды 2026-09-11 03:13:01

Ул, гадәттәгечә, урамда, элекке маршрут буенча үткәрелә.

“9 Май чаралары Җиңү паркында, Архангел һәм Арча кыры зиратларында хәрбиләр каберләренә һәм хезмәт батырлыгы мемориалларына чәчәкләр салудан башланачак. Шуннан соң Казан гарнизоны гаскәрләре тантаналы төстә узачак. Шул ук вакытта Меңьеллык мәйданында, иҗтимагый оешмаларның ватанпәрвәрлек юнәлешендәге күргәзмәсе белән бергә, тарихи, шулай ук бүгенге хәрби техника күрсәтеләчәк”, – дип хәбәр итте Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов.

Җиңү көнендә көнозын хәрби техника күргәзмәсе эшләячәк. Казанда яшәүчеләргә һәм кунакларга бәйрәм чараларына йорт хайваннарыннан башка гына, зур әйберләрсез, самокатларсыз гына, уңайлы киемнән килергә киңәш ителә.

“Казан гарнизоны гаскәрләре узганнан соң татарстанлыларның Бөек Җиңүгә керткән өлешен чагылдырган театраль тамаша күрсәтеләчәк. Хезмәт батырлыгы, сәнгать чаралары ярдәмендә ачылачак, парадта Татарстанның барлык хезмәт батырлыгы предприятиеләре вәкилләре катнашачак”, – дип билгеләп үткән ул. “Үлемсез полк” йөреше бәйрәмнең төп вакыйгасына әйләнеп, “Поющая Казан” акциясе белән төгәлләнәчәк.

Концертта “Волга-Волга” төркеменең, Салават Фәтхетдинов һәм башка танылган артистларның катнашуы көтелә. Бәйрәм 22.00 сәгатьтә салют белән төгәлләнәчәк. Ул Казансу өстендә алты урында биреләчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Похожие материалы

Статьи

Ингосстрах: Неоформленные периоды работы не засчитают в стаж
Колташов заявил, что наш алюминий спасёт регулятивное воздействие государства
В Германии по всей стране протестировали систему оповещения
40% мирового ВВП, 90% расчетов в нацвалютах: БРИКС в Нью-Дели проверяет, работает ли экономика без доллара
Подольск: спасатели вытащили собаку из 10-метровой трубы

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.