Сүнгән утларны кабызучы: Түбән Карачта яшәүче Тәлгать Арсланов турында очерк 2026-06-11 09:31:31
Түбән Карач авылы... Кайчандыр гөрләп торган, җиде урамлы, өч мәчетле бу борынгы авыл бүген тынып калган. Әмма аның тарихы да, рухы да, хәтере дә әле һаман яши. Шушы туфракта туып-үскән, гомер юлын шәһәр белән авыл арасында йөреп, барыбер туган туфракка кайтып төпләнгән кешеләрнең язмышы аша без үткәннәрне ачык күзаллый алабыз. Шундый аяклы тарих- Тәлгать Кәшфразый улы Арсланов бүгенге әңгәмәдәшебез.
Тәлгать абыйны районыбызда белмәгән кеше юктыр. 2016 елда, инде бетте бу Карач авылы дигән чорларда, ике катлы йорт салып шунда яши башлады, аңа кадәр туган авылына кайтып 2007 елда җир алып эшкәртергә тотынды, терлекләр үрчетте, чын мәгънәсендә фермерга әйләнде. Тәлгать абый әле дә хәрәкәттә, бирешергә, туган авылын ташларга җыенмый. Авыл тормышының мең мәшәкатеннән тәм табып гөрләтеп яши. Быелгы кышта юлсыз да утырырга туры килгән, күрше авыл кибетенә машинасында гына түгел, чаналы аты белән дә бара алмаган. Атына атланып азык-төлек алып кайтырга туры килгән.
Тәлгать абый- Карачта яшәүче дүрт кешенең берсе. Сергей исемле ярдәмчесе бар. Күршедә генә җитмеш дүрт яшьлек Ансаф абый тора. Ул да шәһәрдән кайткан ярдәмчесе белән яши.
Тәлгать абыйның балачагы — бүгенге буынга әкият кебек. Әтисе Кәшфразый, әнисе Гөлҗәннәт инде дистә ел элек бакыйлыкка күчкәннәр. Әмма алар нигезе, алар салган йорт бүген дә яши — аны Тәлгать абый саклый. Ул гына да түгел, ул туган авылын картадан югалтмас өчен, аңа яңадан сулыш өрергә тырышып яши.
1961 елда шушы авылда дөньяга килгән, балачагы да, яшьлеге дә Түбән Карачы белән бәйле булган кеше. Дүрт балалы гаиләдә өченче булып үсә ул. Бүген инде һәркайсы үз тормышын корган, төрле якларда гомер кичерә.
Төп нигез һәрчак җылы: туганнары биредән өзелми. Сарапулдан Зөлфәт абыйсы кайтып йөри, Чаллыда гомер иткән Лүзия апасы лаеклы ялга чыккач, гаиләсе белән Уразайга кайтып төпләнгән. Энесе Заһит исә бүген дә Чаллыда яши.
Туганнар да, авылдашлар да бу нигезне онытмый: кайтып, хәл белеп, туган туфракка баш иеп китәләр. Чөнки һәркем белә — туган җир кешегә көч бирә, күңелне яңарта, тамырларны искә төшерә.
Без кечкенә чакларда авыл гөрләп торды — урам тулы бала-чага иде. Без укыган чорда гына да бер сыйныфта биш малай идек. Беренче класстан ук Яңа Кормашка йөреп укыдык, интернатта тордык. Сигезенче сыйныфка кадәр шул биш малай бергә белем алдык — бу инде бер безнең генә класс.
Ә бездән өлкәнрәк абыйлар да, апалар да шактый күп иде — һәр буында биш-алтышар бала укыгандыр. Шуңа күрә ул чактагы авылны чын мәгънәсендә гөрләп торган, тулы тормыш белән яшәгән урын дип атарга була.
Көннәребез урамда үтә иде: уйнап-көлеп, су буйларында чабышып, яз җитү белән, карлар эреп, җир ачылуга ук яланаяк йөгереп йөргән чаклар... Табигать белән бер сулышта яшәгән, иркен, рәхәт балачак булды ул.
Хәзерге балаларны яланаяк йөртмиләр инде — заманалар үзгәрде. Әмма ул вакытларның җылысын, иркенлеген, шул гади бәхетне күңел һаман да сагынып искә ала, хатирәләргә бирелә Тәлгать абый.
Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Түбән Карачны яшәтүче Тәлгать Татар Суыксуы авылында дәвам итә. Мәктәпне тәмамлау белән үк, яше җитү сәбәпле, 1979 елның көзендә армия сафларына алына.
Хезмәт юлы аны ул вакыттагы Советлар Союзының чит төбәкләренә — Балтыйк буена алып китә. Бүгенге Литва җирләрендә урнашкан хәрби частьта ике ел дәвамында хезмәт итә ул. Бу төбәкләр Союз республикалары булып саналса да, авыл егете өчен барыбер «чит ил» кебек кабул ителгән.
Тәлгать абый төзелеш батальонында — стройбатта хезмәт итә. Үзе бу чорны елмаеп искә ала: «Аллаһы Тәгалә шулай насыйп иткән», — ди. Нинди генә шартларда хезмәт итсә дә, бу еллар аның өчен чыныгу, тормыш тәҗрибәсе туплау мәктәбе була.
Армиядән кайткач, ул шунда ук шәһәргә китеп эшкә урнаша. Әмма бүген инде ул еш кына «Бәлки, нәкъ шул чакта ук авылда каласы булгандыр», дип тә уйлана. Ул елларда, күпчелек ата-аналар балаларын шәһәргә җибәрергә тырыша — «Китегез, балалар, анда мөмкинлекләр күбрәк» дип үстерә.
Чаллыда героебыз 1983 елдан 2007 елга кадәр яши, эшли. Әмма туган авыл белән бәйләнешен беркайчан да өзми: атна саен диярлек кайтып йөри, ялларын да шунда үткәрә. Транспорт өлкәсендә хезмәт куя, машина йөртә. Соңгы елларда исә эшмәкәрлеккә күчә: үзенең сәүдә нокталарын булдыра, җиләк-җимеш, яшелчә сату белән шөгыльләнә.
Тик күпмедер вакыттан соң күңеле барыбер туган якка тарта. Шәһәр тормышыннан тәмам туеп, яңадан бөтенләйгә авылга кайта — тамырларга, балачак эзләре калган туфракка.
Авылның тарала башлавы 1970 нче еллар ахыры — 1980 нче еллар башына туры килә. Төп сәбәпләрнең берсе — юлсызлык. Түбән Карачыга илтүче юлларның начарлыгы, ел әйләнәсе йөрү мөмкинлеге булмау кешеләр өчен зур кыенлык тудыра.
Шул ук вакытта күрше авылларда тормыш шартлары акрынлап яхшыра башлады: юллар салынды, газ керде, йортларга су үткәрелде. Ә менә Түбән Карач бу үзгәрешләрдән читтәрәк кала. Кешегә бит һәрвакыт яхшырак, уңайлырак тормыш кирәк — табигый теләк бу.
Нәкъ менә шул шартлар күпләрне туган нигезләрен калдырып китәргә мәҗбүр итә. Күпчелек халык күрше Яңа Кормаш авылына күчеп төпләнә. Шулай итеп, кайчандыр гөрләп торган авыл акрынлап сүрелә, урамнар бушый.
Бу — бер авыл тарихы гына түгел, ә ул чорда күп кенә татар авыллары кичергән уртак язмышы.
Түбән Карач авылының тарихы XVIII гасыр башларына, якынча 1700 нче елларга барып тоташа. Кайбер чыганакларда ул Яңа Кормаш авылыннан да иртәрәк барлыкка килгән дип искә алына. Тарихи язмаларда, шул исәптән Ягъсүф Шәфиков хезмәтләрендә, 1774 елда ук бу авылның шактый зур булуы теркәлә: ул вакытта биредә җиде урам һәм өч мәчет булган.
Бүген дә шул заманнарның эзләре саклана: элекке мәчет урыннары, нигез калдыклары, җир өслегендәге үзенчәлекле билгеләр — болар барысы да үткәннең тере шаһитлары. Кайбер урыннарда хәтта мәчет нигезләрен күрсәтеп була. Тәлгать абыйның әтисе дә заманында: «Менә шушында мәчет торган», — дип күрсәтә торган булган.
Кайчандыр гөрләп торган урамнар бүген инде тигезсез җирлекләр, элекке йорт урыннары булып кына сакланып калган. Кайбер урыннарда бакчалар күтәртелеп ясалган, җир өслеге үзгәргән, ләкин игътибар белән караганда, авылның элеккеге сулышын тоярга мөмкин.
Авыл тирәсендә бүген дә элекке тормышны искә төшереп торган урыннар шактый. Кайбер җирләрдә балчык өеп ясалган тигез мәйданчыклар сакланган — болар элекке ындыр табаклары. Андый урыннар авылда күп булган.
Ындыр табагы — игенчелек тормышының аерылгысыз өлеше. Җәй ахырында, көз җиткәч, басудан җыелган көлтәләрне шунда китереп өяләр, ә кышын аларны чабагач белән сугып, ашлыкны аералар. Тигез, каты җир өслеге моның өчен бик уңай — шуңа күрә мондый урыннарны махсус әзерләгәннәр, балчык өеп тигезләгәннәр.
Кайбер йортларда салам ягу да гадәти күренеш булган. Ул чорда урманнан утын алу мөмкинлеге чикләнгән, шуңа күрә кешеләр кул астындагы мөмкинлекләрдән файдаланган.
— Кеше барыбер туган җирен сагына ул, — ди ул. — Кемдер бу сагышны эчендә генә йөртә, тышка чыгармый. Кемдер аны шигырьгә сала, җырга әйләндерә. Ә мин исә, сүз белән генә түгел, гамәл белән кайттым — туган авылыма әйләнеп кайттым,-ди Түбән Карачы өчен җан атучы Тәлгать абый.
Чыннан да, һәркем үз сагынуын үзенчә кичерә. Тәлгать абый исә аны эш белән дәлилләргә булган. Авылга кайту белән, ул фермерлык юнәлешендә үзен сынап карый. Башта сыер асрый — хәтта ун баш савым сыеры да тота. Соңрак төп игътибарны сарыкчылыкка юнәлтә.
Бүгенге көндә аның хуҗалыгында бәрәннәре белән бергә дүрт йөзләп баш сарык исәпләнә. Кәҗәләр дә бар. Бу — зур тырышлык, сабырлык һәм өзлексез хезмәт таләп иткән эш. Әмма Тәлгать абый өчен бу гади кәсеп кенә түгел — бу аның яшәү рәвеше, туган җиргә бәйләнешен ныгыта торган юл.
— Авылда эшләү — файдалы да, күңелгә дә якын, — ди ул. — Иң мөһиме — үз җиреңдә, үз нигезеңдә булу.
— Бүген хуҗалыкта ничә баш сарык бар?
— Бәрәннәре белән бергә дүрт йөзләп баш җыела, — ди ул. — Кәҗәләрне дә кушсаң, шактый зур хуҗалык инде.
Мондый күләмдәге мал-туар зур хезмәт сорый. Аеруча сарыкларны карау, аларның йонын алу — сабырлык һәм күнекмә таләп итә торган эш.
— Йоннарын үзем алам, — ди Тәлгать абый. — Кеше ялламыйм. Бу эшкә өйрәндем инде: кул да ияләште, кайчы да тыңлый.
Аның сүзләреннән аңлашылганча, бу эш бер көнлек кенә түгел. Көненә җиде-сигез, хәтта ун сарык та кыркырга туры килә. Йон алу елга ике тапкыр башкарыла, һәм һәр юлы — үзенә күрә зур хезмәт чоры.
Шулай да ул бу эштән зарланмый. Киресенчә, авыл хезмәтенең шушы гади, әмма ихлас мизгелләрендә ул үзенең тормыш мәгънәсен күрә.
— Үзегезнең җирләрегез дә бармы? — дигән сорауга Тәлгать абый кыскача гына җавап бирә:
— Бар, пай җирләре бар, — ди ул. — Якынча тугыз гектардан артык.
Бу җирләрдә элек төрле культуралар үстереп караган: бер вакыт бәрәңге дә утыртканнар, башкасын да чәчкәннәр. Әмма еллар узу белән хуҗалыкның юнәлеше ачыклана.
— Хәзер күбрәк күпьеллык үлән — люцерна белән шөгыльләнәбез, — ди Тәлгать абый. — Мал-туар өчен иң кулай азык шул.
Бәрәңгене исә ул үзе аерым утыртмый, авылдашлар белән бергәләп эш итә:
— Әюповлар белән бергә утыртабыз, — ди.
Люцерна исә хуҗалык өчен аеруча мөһим: ул сарыкларны кышлату өчен төп азык чыганагы булып тора. Шуңа күрә җир эшкәртү дә, чәчү дә — барысы да алдан уйланып, мал ихтыяҗын исәпкә алып башкарыла.
— Авылга кире кайтуыгызны танышларыгыз ничек кабул итте? — дигән сорауга Тәлгать абый елмаеп искә ала:
— Сөйләделәр инде, — ди ул көлеп. — «Кеше авылдан китә, ә син киресенчә кайттың», — дип гаҗәпләнүчеләр дә булды. Үземә дә әйттеләр: «Син башка төрле кеше икәнсең», — диделәр.
Гаиләсе турында сөйләгәндә, Тәлгать абый кыскача гына әйтеп үтә:
— Бер кызым бар, Ләйсән. Ул кайтып йөри, кулыннан килгәнчә ярдәм итә.
Оныклары да бар — икәү. Әмма алар шәһәр балалары, күбрәк спорт белән шөгыльләнәләр, авыл тормышына бик үк ияләшә алмаганнар.
— Заманалар үзгәрде бит, — ди ул. — Хәзерге яшьләр өчен авыл тормышы бөтенләй башкача кабул ителә.
Бүген Тәлгать абый авылда үзе генә яши. Тормыш иптәше белән юллары аерылган, ул Чаллыда калган. Әмма ул бу хакта артык тукталып тормый, җиңелчә генә шаярып та куя:
— Бәлки, алга таба әле барысы да булыр, — ди ул елмаеп.
Аның сүзләрендә үткәнгә үкенүдән бигрәк, бүгенге көнгә тыныч караш, киләчәккә өмет сизелә.
Тәлгат абый ярдәмчесе Сергейга нык ышана:
— Ул миңа бик нык булыша. Эш күп булгач, үземә генә авыррак, шуңа аның булуы миңа бик уңай. Хәзер инде ияләште, авыл тормышын да яратып өлгерде.
Сергейның гадилеге һәм тырышлыгы аеруча күзгә ташлана:
— Электровелосипед алып бирдем, бөтен җиргә өлгерә. Көтүгә дә чыга, башка вак-төяк эшләрне дә карый. Бер сүз белән әйткәндә, кул арасына кереп китте инде.
— Өегез ничек җылытыла? Газ бармы?
— Юк, бу өй электр белән җылытыла. Ике катлы итеп салдык. Дөресен әйткәндә, бер катлысы да җитәр иде, — ди ул. — Икенче катына менгән юк. Әмма ул вакытта шулай туры килде инде. Шәп чакларым иде, үземнең туган нигезне дә ныгыттым.
— Авылны саклап калу теләге дә этәргеч булгандыр инде?
— Әлбәттә, — ди Тәлгать абый. — Авылны юкка чыгарасы килмәде. Ул вакытта бит кеше күбрәк өмет белән, планнар, хәтта бераз иллюзияләр белән яши. (көлә)
— Димәк, үзегез туып-үскән нигезне яңартып куйдыгыз?
— Әйе, нәкъ шул урында инде. Эшләп куярга, нидер калдырырга иде теләгем.
Бу эштә ул ялгыз калмаган:
— Туганнар ярдәм итте. Күбрәк абыйлар кайтып булышты, энеләрем дә читтә калмады. Сарапулда яшәүче абыем — эшмәкәр, аның Удмуртиядә сәүдә үзәкләре бар, көнкүреш техникасы белән шөгыльләнә. Аларның ярдәме зур булды.
— Киләчәккә нинди планнар корасыз? Авылга кешеләр кайтып, юллар салынып, ул яңадан тернәкләнсен иде дигән өмет бармы?
— Уйлар бар, әлбәттә, — ди Тәлгать абый. — Әмма бу бары тик хыял белән генә тормышка ашмый. Хыялланырга кирәк, ләкин тормыш үз юлыннан бара.
Аның сүзләрендә авыллар язмышына карата борчылу да сизелә:
— Хәзер бит кечкенә авыллар гына түгел, зурларында да йортлар бушый. Урам буйлап барсаң, анда да буш, монда да буш өйләр… Кешеләр күченеп китә.
— Ә үзегезнең китү теләге булмадымы?
— Юк, — дип кистереп җавап бирә ул. — Мин 2007 елда кайттым да шунда калдым. Чаллыга барсам да, анда кунмадым. Күңел барыбер монда тарта. Актанышта да озак тора алмыйм, кайтасым килә.
Тәлгать абый бүген дә кул кушырып утырмый:
— Җиңел машиналар бар, бер тракторым да бар, — ди Тәлгать абый. — Шулар белән эшлим инде: үз хуҗалыгымны карыйм, туганнарга булышам. Печән чабам, башка эшләрне дә эшләп бирәм.
Авыл тормышының мөмкинлекләре турында ул аерым басым ясап сөйли:
— Эш юк, диләр. Мин моның белән килешмим. Теләк булса, авылда һәрвакыт шөгыль табарга мөмкин. Менә Әюповлар, мәсәлән, тырышып яшиләр, читкә китмәделәр. Башкалар да төрле юллар таба: кемдер мал асрый, кемдер каз үстерә.
Тәлгать абый фикеренчә, авыл кешесе өчен төп шарт — теләк:
— Сарык асрыйсыңмы, сыер тотасыңмы — барыбер. Өч-дүрт, биш-алты сыер да гаиләне туендыра ала, керем бирә. Эш юк дип утыру дөрес түгел. Яшим дигән кешегә авылда мөмкинлек һәрвакыт табыла.
