Җиргә көчле магнит давылы килгән 2026-07-04 12:33:45
4 июльдә Җирне магнит давылы каплады. Фаразлар буенча, иң көчле геомагнитик активлык төнлә һәм иртән күзәтелгән. Kp индексы 5тән югары күтәрелгән, бу G1 дәрәҗәсендәге, ягъни сизелерлек булса да, көчле булмаган магнит давылын аңлата.
Белгечләр мәгълүматларына караганда, магнитосфера 3 июль киченнән үк тотрыксыз хәлгә күчкән. Геомагнитик вәзгыять кичке сәгать 6га таба тотрыкланачак дип көтелә, әмма тыныч чор озакка бармаячак — 6 июльдә яңадан магнит давылы фаразлана.
Мондый көннәрдә һава торышына сизгер кешеләр еш кына баш авыртуына, кан басымы үзгәрүгә, хәлсезлеккә һәм ярсучанлыкка зарлана. Табиблар күбрәк су эчәргә, авыр ризыклардан баш тартырга, контраст душ керергә һәм саф һавада күбрәк йөрергә киңәш итә.
