ПОИСК

Райондашыбыз Гүзәлия Гарипова борчакны ел да күпләп маринадлый 2026-07-21 06:24:34

Хөрмәтле хуҗабикәләр! Табигатьтә җәй хакимлек итә.

Урман-кырларыбызда, бакчаларыбызда җиләк-җимешнең, яшелчәләрнең мулдан өлгергән чоры. Шул уңайдан барчабыз да кышка әзерлек эшләре алып барабыз: төрле кайнатма-компот әзерлибез, салатлар ясыйбыз, үләннәр киптерәбез һәм башкалар.

Җәлилдә яшәүче посёлок ветераннары хәрәкәте активисты, “Ак калфак” Татарстан хатын-кызлары региональ иҗтимагый оешмасының посёлок бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Гарипова ел да күпләп борчак маринадлый.

- Яшел борчакның кеше организмы өчен файдалы үзлекләре шактый. Аның составында аксым, кремний, аминокислоталар бик күп. Шулай ук "В" төркеме витаминнары, бигрәк тә нерв системасының нормаль эшләве өчен җавап бирүче В1, В6, В9 витаминнары җитәрлек. Борчак бөртекләрендә холестерин юк диярлек, аның составы майлар һәм натрий, марганец, магний, бакыр, фосфор белән баетылган. Яшь борчак кан тамырларын чистартуга һәм ныгытуга ярдәм итә. Ашказаны асты бизе авыруыннан интегүчеләргә яңа җыеп алынган борчак кына кулланырга мөмкин, — дип уртаклашты белгәннәре белән райондашыбыз.

Гүзәлия Гариповадан борчак маринадлау рецепты:

Чистартылган борчакны, кайнап торган суга салып, 10-15 минут пешереп алырга. Өскә чыккан күбекләрен, вак чүпләрен җыярга. Аннан борчакларны алдан әзерләнгән стерильләштерелгән банкаларга сөзеп тутырырга (тулыр-тулмас булсын), өстенә әзер маринад коеп, 10-12 минут “пар мунчасы”нда стерильләштереп алырга һәм тимер капкач белән ябып куярга. Әзер банкаларны, бер көн каплап төреп тотканнан соң, салкынча урында сакларга.

Маринад:

1 литр су

1 аш калагы тоз,

2 аш калагы шикәр комы,

2 аш калагы 9% уксус алына.

Ашларыгыз тәмле, тәннәрегез сихәт булсын!

Статьи

Фармэксперт Милованова: курильщикам приходится повышать дозы лекарств
Роскомнадзор выпустил заявление на фоне сбоя в работе App Store
Рекорд Мурманской области: 43 выпускника получили 100 баллов на ЕГЭ
MWM: Россия продемонстрировала рост возможностей своего высокоточного оружия
Курский губернатор Хинштейн опроверг слухи о переходе на новую должность

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.