Мошенниклардан саклануның гади ысулларын атадылар

13.08.2026 12:00 · Персонально

Бу киңәшләрне матбугат очрашуында Татарстан Эчке эшләр министрлыгының бүлек башлыгы Раил Куряков санап китте.

– Үзеңне һәм якыннарыңны мошенниклардан саклау өчен цифрлы гигиенаны сакларга киңәш итәм. Үзең белү генә аз, бу хакта балаларга, өлкәннәргә дә сөйләргә кирәк. Дәүләт порталы аша кредит алуга һәм элемтә операторларына килешүләр төзүгә тыю урнаштырыгыз. Мошенниклар еш кына мессенджерлар аша шалтырата, контактлар исемлегендә булмаган шалтыратуларга блок куегыз, ягъни куркынычсыз режим урнаштырыгыз. Реклама хезмәтләреннән, бәйгедә, бүләк уйнатуда катнашырга, тавыш бирергә өндәгән шикле сылтамалар буенча күчмәгез. Шушы гади генә киңәшләр дә фәлән йөз мең, кайчак хәтта миллионнарыгызны да саклап калырга ярдәм итәчәк.

Контакты

Email :

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Казань Монитор выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.

Подписка

Мы в соцсетях