1 сентябрьдән диспансерлаштыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә

21.08.2026 07:06 · Персонально

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы диспансерлаштыруның яңа кагыйдәләре турында искәртте. Алар 2026 елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк.

ТАСС язганча, махсус карталарга табиблар хәзер пациентның липид профиле турында мәгълүмат кертергә тиеш булачак.

Ведомство документында мондый профиль пациентның холестеринга (ЛПВП, ЛПНП, ЛПОНП) һәм триглицеридларга кан анализын тапшырганнан соң алынган мәгълүматларны исәпкә алып формалашуы әйтелә.

Яңа кагыйдәләр буенча медицина хезмәткәрләре диспансеризация вакытында йөрәк ишемиясе авыруы ихтималын да бәялиячәк.

Диспансерлаштыруның икенче этабын узганнан соң картага дерматовенеролог һәм корсак аортасын УЗИ тикшерү нәтиҗәләре кертеләчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Контакты

Email :

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Казань Монитор выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.

Подписка

Мы в соцсетях