ПОИСК

Татарстанда авыл хуҗалыгын үстерүгә 16 млрд сумнан артык акча юнәлтеләчәк 2026-06-27 14:46:08

Татарстанда авыл хуҗалыгын үстерүгә 16 млрд сумнан артык акча юнәлтеләчәк

Быел Татарстан Республикасында «Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын көйләү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 16,6 млрд сум юнәлтеләчәк. Шуның 4,3 млрд сумы федераль бюджеттан бүленгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов хәбәр итте.

«Гыйнвар аенда авыл хуҗалыгы җитештерүенең финанс-икътисади нәтиҗәләре, нигездә, терлекчелек тармагына бәйле. Акчалата исәпләгәндә, авыл хуҗалыгының тулай продукциясе күләме 20,4 млрд сум тәшкил итте, ә чагыштырма бәяләмәдә җитештерү индексы 102,2% булды», – диде ул парламентның Экология, табигатьне файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Мәхмүтов аңлатканча, уңай динамика ит җитештерү күләменең якынча 2%ка, ә сөт җитештерүнең 5%ка артуы белән тәэмин ителгән. Бу күрсәткечләр 2025 елның шул ук ае белән чагыштырыла. Узган ел республикада 524 мең тонна ит, 2,3 млн тоннадан артык сөт һәм 1,6 млрд данә йомырка җитештерелгән.

«Соңгы елларда сөт җитештерүдәге үсеш технологияләрне камилләштерү һәм заманча сөтчелек комплексларын эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә тәэмин ителде. Узган ел гына да 11,3 мең баш сыерга исәпләнгән 18 объект файдалануга тапшырылды», – дип билгеләп үтте ул.

Статьи

СК предлагает вернуть конфискацию имущества для коррупционеров: шаг вперёд или имитация борьбы?
ФИФА поддержит развитие футбола в России через свои программы
Сырский сравнил тактику продвижения на передовой с Первой мировой
Польша подала иск на передачу России здания консульства в Гданьске
Солнцев объявил ракетную опасность в Оренбургской области

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.