“Имтиханны тапшырырга ярдәм итәм”: Казанда университет тулай торагы мөдирен ришвәттә гаеплиләр 2026-05-12 21:48:19
Казандагы югары уку йортларының берсендә ришвәт белән бәйле җәнҗал буенча чираттагы суд утырышы узган.
Идел буе район судында Казан дәүләт аграр университеты тулай торагының элеккеге мөдире Гөлнира Турсунова эше каралган, дип хәбәр Татарстан Прокуратурасы.
Тикшерү версиясе буенча, 2020 елдан 2024 елга кадәр ул студентлардан 11 меңнән алып 120 мең сумга кадәр акча алган. Имеш, әлеге суммалар өчен ул студентларга сессияне уңышлы тапшыруда ярдәм итә алачагын вәгъдә иткән.
Моннан тыш, Турсуновага законсыз миграция оештыру эпизоды да тагыла. Тикшерүчеләр фикеренчә, ул Казан аграр университеты биргән бүлмәдә Таҗикстан гражданкасының ирен законсыз рәвештә теркәгән.
Бүгенге утырышта суд гаепләнүчегә карата чик кую чарасын үзгәртү мәсьәләсен караган. Моңа кадәр 63 яшьлек хатын-кыз өй аресты астында булган.
Яклау ягы судтан чараны йомшартуны сораган. Адвокатлар гаепләнүченең сәламәтлеге начар булуын җиткергән.
– Мин өйдә булачакмын, ләкин миңа хастаханәгә йөрергә кирәк. Кан басымым бик югары, сәламәтлегем белән проблемалар бар, – дип мөрәҗәгать иткән судка Турсунова.
Судья киңәшмә бүлмәсеннән соң карар игълан иткән: Турсуновага өй аресты урынына билгеле бер гамәлләрне тыю чарасы билгеләнгән. Эш буенча төп тыңлаулар соңрак дәвам итәчәк.
Билгеле булганча, Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
