ПОИСК

Казанда саммит кунакларын татар көйләре белән каршы алдылар 2026-07-11 12:58:59

Казанда Россия – АСЕАН саммитына килгән чит ил делегацияләре катнашучыларын татар җырлары һәм биюләре белән каршы алдылар. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия Президенты Владимир Путин исеменнән тантаналы кабул итү чарасы узды. Кунаклар узган театр фойесының бер ягында — саммитта катнашучы илләрнең байраклары, икенче ягында Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле урнашкан иде.

Милли киемнәр кигән артистлар халык көйләрен башкарды, җырлады һәм биеде.

Россия белән АСЕАН диалог партнёрлыгының 35 еллыгына багышланган юбилей саммиты Казанда 17-19 июньдә уза. Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) 1967 елда төзелгән һәм унбер даими катнашучы илне үз эченә ала: Бруней, Көнчыгыш Тимор (2025 елның октябреннән), Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Филиппин, Сингапур һәм Таиланд. Папуа — Яңа Гвинея махсус күзәтүче статусына ия.

Статьи

Актёр Дмитрий Брейкин умер в 27 лет в Таиланде
Туск анонсировал создание в Варшаве мемориала жертвам Волынской резни
Власти Одессы заявили о повреждении портовой инфраструктуры после взрывов
Астроном: сегодня ночью казанцы смогут увидеть пик звездопада Пегасиды
Гагаузию насильно поворачивают к Москве задом

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.