ПОИСК

Татарстанда улларына мотоцикл һәм мопед бүләк иткән 2 хатын-кыз суд хөкеме алдына басачак 2026-08-11 10:10:46

Татарстанда 38 яшьлек һәм 40 яшьлек ике хатын-кыз, балаларын куркыныч гамәлгә тарту статьясы нигезендә җинаятьтә гаепләнеп, суд хөкеме алдына басачак. Бу хакта “Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының республика буенча Тикшерү идарәсе хәбәренә таянып яза.

Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, 40 яшьлек хатын-кыз 2024 елның көзендә 14 яшьлек улына мотоцикл алган. Үсмернең, әлбәттә, йөртүче таныклыгы да, мотоциклны “иярләү” тәҗрибәсе дә булмаган. Шуңа да карамастан, малай “матай”да җилдерепме-җилдергән. Шулай җилдерә торгач, узган елның 16 июлендә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, машинага килеп бәрелгән һәм нык җәрәхәтләнгән.

Судта тагын 38 яшьлек хатын-кыз җавап бирәчәк. Монысы узган елның җәендә 13 яшьлек улына мопед бүләк иткән. Баласы аны йөртә беләме-юкмы – уйлап та карамаган. Өстәвенә үсмер җитди авырудан интегә, бу чир белән, гомумән, бернинди дә транспорт руленә утырырга ярамый. Тик ана кеше үзе дә, үсмер дә боларны игътибарга алып тормаган. Үсмер быел май аенда бер яклы хәрәкәт кенә күздә тотылган урамда каршы як юнәлешкә килеп кергән. Полиция хезмәткәрләре хәрәкәт кагыйдәләрен бозучыны күреп, туктавын таләп иткән. Малай, таләпкә буйсынмыйча, мопедта җилдерүен дәвам иткән. Тәгәрмәченә зыян килгәч кенә туктап калырга мәҗбүр булган. Шуннан соң аны тоткарлаганнар.

Татарстан Прокуратурасы мәгълүматларына караганда, бу хәл Алабугада булган.

Хатын-кызларга карата кузгатылган җинаять эшләре судка җибәрелгән.

Статьи

Стало известно, сколько человек задержали за подготовку диверсий в России
В МИД назвали заявления Драпатого доказательством обоснованность целей СВО
Россиян ждут следующие продолжительные новогодние каникулы в 2032 году
Конец игры: в МИД России заявили, что у Киева больше нет денег и людей для войны
Мирзиеев отправил спецгруппу в Нижнекамск после гибели граждан Узбекистана

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.