Рөстәм Миңнеханов үзенең беренче хезмәт хакы һәм стипендиясе күпме булуын әйтте 2026-09-10 07:22:44
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов студентлар белән очрашу вакытында институтта укыганда үзенең күпме стипендия алуын әйтте.
«Мин районнан килгән стипендиат идём, шуңа күрә стипендиям башка студентларныкыннан берникадәр күбрәк иде. Тугыз сумга, алар 40 сум ала иде, мин – 49. Яхшы акча иде ул», – дип елмая Миңнеханов.
Ул үзенең кайчан беренче хезмәт хакы алуын да әйтеп үтте. Миңнеханов студент вакытында Волгоград трактор заводында практика узганда 119 сум акча эшләгән булган.
