Больничный арта: Дәүләт Думасында яңа сумманы атадылар 2026-05-13 08:01:03
2026 елда больничный өчен көненә 7 мең сумга кадәр түләргә мөмкиннәр.
2026 елда вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча түләүнең максималь күләме көненә якынча 7 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта РИА Новости басмасына Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе Сергей Леонов хәбәр иткән.
Аның сүзләренә караганда, больничныйның ахыргы суммасы хезмәт стажына бәйле булачак, стаж күбрәк булган саен түләү дә югарырак исәпләнәчәк.
Шулай ук депутат гражданнарны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырган. Ул авыруларны профилактикалау, алкоголь һәм тәмәке кулланудан баш тарту, физик активлыкны арттыру, җитәрлек йоклау һәм гаилә белән күбрәк вакыт үткәрү мөһимлеген ассызыклаган.
