ПОИСК

Овчарова “КазанФорум”да: “Россиядә фәкыйрьлек проблемасы хәл ителде” 2026-06-15 15:49:34

Россиядә фәкыйрьлек проблемасы хәл ителде. Бу хакта XVII “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум”да журналистларга “Югары икътисад мәктәбе” илкүләм тикшеренү институты проректоры Лилия Овчарова әйтте.

“Соңгы ун елда илдә фәкыйрлек проблемасы кимеде һәм бик зур тизлек белән. Без моны башка илләр белән чагыштырып караганда да күрәбез: Россия фәкыйрьлек дәрәҗәсе түбән булган илләр рәтенә керә. Минем уйлавымча, бүген безнең алда башка мәсьәлә тора: фәкыйрьлек ул илнең иминлек дәрәҗәсен билгеләүче бердәнбер күрсәткеч түгел. Тормыш дәрәҗәсе икътисадый үсеш күзәтелгәндә генә мөмкин дип әйтәбез икән, бу – дөрес. Бүген урта сыйныфны киңәйтү – илнең иминлеге өчен төп бурыч”, – диде ул.

Лилия Овчарова сүзләренә караганда, 2000 нче еллар башында илдә яшәүчеләрнең өчтән береннән дә күбрәк өлешенең кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, бүген әлеге күрсәткеч 6 процент чамасы.

Билгеле булганча, XVII “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум” халыкара икътисадый форумы башкалада 12-17 майда уза. Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә ул 2023 елдан федераль статус алды һәм Россиянең Ислам дөньясы белән хезмәттәшлегендә төп мәйданга әверелде.

Статьи

Актер Кевин Спейси заявил, что не был близко знаком с Эпштейном
Сбежавшему из России рэперу увеличили штраф
Подросток устроил массовую аварию, протаранив пять машин
Скандальная статья Daily Express: Путин смертельно болен и в Москве зреет заговор
Татарстан оказался среди регионов-лидеров по социально-экономическому положению

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.