ПОИСК

Күркәм эшләрнең нәтиҗәсе: Яңа Иштирәк авылында волонтерларга рәхмәт белдерделәр (+фотолар) 2026-05-21 21:08:50

Күркәм эшләрнең нәтиҗәсе: Яңа Иштирәк авылында волонтёрларга рәхмәт белдерделәр (+фотолар)

Яңа Иштирәк волонтёрлары белән СВО ветераны Хайтбай Матмурадов белән очрашу – күңелләрендә җылы хисләр калдырды, волонтёрлар игелекле эшләрнең эзсез югалмавына тагын бер кат инанды.

Соңгы арада актив рәвештә авыл мәдәният йортына махсус хәрби операциядәгеләргә мендәрләр ясарга, чәй пакетлары тутырырга килгән волонтёрларны бу очрашу тагын да берләштерде, якынайтты.

Волонтёрларның бер төркеме клубта эшләсә, икенче төркеме өйдә дә МХО өчен ярдәм итә. Ике арада аралашу җепләре бар, бер төркемнең нәрә эшләгәнен икенчесе хәбәрдар.

Яңа Иштирәк авыл җирлеге инициативасы белән волонтёрларны бергә җыеп, эшләре өчен рәхмәт белдерергә, бераз ял иттерергә булды.

Очрашуда СВО ветераны Хайтбай Матмурадов та катнашты. Ул мобилизация белән илне сакларга киткән булган.

Яраланулар нәтиҗәсендә, хәрби хезмәттән комиссовать ителгән. “Ул яшьтән авылда үсеп, авыл эшен яратып үсте”, — ди авыл халкы. Хәзер Әлмәттә яшәсә дә, шундый очрашуларга, бәйрәмнәргә кайта, хәрби иптәшләре тормышы белән кызыксынып яши икән.

Очрашуда илебезне саклап, үз гомерләрен корбан иткәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Сәхнәдәге экран аша хәрби операциягә кагылышлы видеолар, волонтёрлар эшчәнлеге буенча видеороликлар тәкъдим ителде. Мәктәп укучылары да бу чарада катнашып, шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар.

Авыл апалары – волонтёрлар алар “Нур” ансамбленә дә йөрүчеләр. Чара барышында “Нур” ансамбле дә чыгыш ясаган.

Зөлфия Жумаева – авылның активисты. Бәйрәмнәр аның җырыннан башка узмый. Моңлы җырларын халыкка бүләк итә. Шулай ук волонтёр да булып тора.

Очрашуда мәктәп укучылары хәрби ветеранга МХО турында сораулар бирделәр, үзләренең кызыксынучанлыкларын күрсәттеләр. Хәрби Хайтбай аларга гуманитар ярдәм белән бергә балалардан хатлар алуын сөйләгән.

Очрашуның иң күңелле мизгеле – ул волонтёрларга авыл җирлеге башлыгы Гөлия Мәүлетованың җылы сүзләре белән җирле үзидарә исеменнән Рәхмәт хатлары тапшыруы булды (Рәхмәт хатлары тапшыру киләсе атнада уза торган чарада да булачак. 26 майда Яңа Иштирәктә Вафин Рамил Рәшит улына мемориаль такта ачыла).

Очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Монда апалар рәхәтләнеп җырлашып, бер-берсе белән аралашып утырды. Кунак буларак, җырчы Руслан Кираметдиновның әнисе – Рамилә ханым да катнашкан.

Мәдәният йортында куелган күргәзмә дә биредә волонтёрларның фидакарьләрчә эшләвен күрсәтеп тора иде.

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 22 май санында укый аласыз.

фотолар: авыл җирлегеннән

Статьи

Күркәм эшләрнең нәтиҗәсе: Яңа Иштирәк авылында волонтерларга рәхмәт белдерделәр (+фотолар)
Шамиль Садыков о Рузиле Мухамметовой: Единственная журналистка, говорящая правду
Дагестан станет «законодательным донором» для ДНР: итоги первого совместного совещания в Донецке
Екатерина Тархова признала вину в убийстве экс-мэра Самары
Оружие мечты: вскрылись детали тренировки ядерных сил с Путиным и Лукашенко

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.