ПОИСК

Рөстәм Миңнеханов ДАИ-ЮХИДИ хезмәтенең 90 еллыгына багышланган чарада катнашты 2026-07-28 18:36:12

Казанда ДАИ-ЮХИДИ хезмәтенең 90 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика буенча эчке эшләр министры Дамир Садретдинов, 19 ел республика ЮХИДИ идарәсен җитәкләгән Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, шулай ук гамәлдәге хезмәткәрләр һәм ветераннар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республика Дәүләт автоинспекциясе үсеше – җаваплылык, профессиональлек һәм бурычка тугрылык юлы ул. «Күп буын хезмәткәрләр республикабыз халкының иминлеген тәэмин итүгә, юлда тәртип булдыруга зур өлеш керттеләр», – диде ул һәм ветераннарга аерым рәхмәт әйтте.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта ДАИ алдынгы техник чараларны, югары һөнәри әзерлекле хезмәткәрләрне һәм куелган бурычларны берләштерә. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанда уза торган федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге зур чараларда Дәүләт автоинспекциясенең иминлекне тәэмин итүдәге өлеше аерым игътибарга лаек. «Сезнең юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, үсеп килүче буынны тәрбияләү, юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары юнәлешен үстерү, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләрнең хокукый культурасын булдыру буенча эшчәнлегегезне аерым билгеләп үтәсем килә», – диде ул һәм хезмәткәрләргә җаваплылык һәм тугрылык өчен рәхмәт белдерде.

Похожие материалы

Статьи

В Италии предложили взять Сырского главным тренером футбольной сборной
People: Ричард Стивенсон устроил смертельное ДТП на реке Фокс
Путешествие с собакой: что нужно сделать заранее, чтобы не сорвать поездку
Гинцбург: о результатах "Неоонковак" судят спустя 5 лет терапии
В Татарстане объявлено предупреждение о тумане и грозах

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.