Түбән Кәминкәдән Нәфисә Идиятуллинаны сарымсак үстерергә әтисе өйрәткән 2026-07-23 14:47:03
Түбән Кәминкә авылыннан Нәфисә һәм Илдус Идиятуллиннар һәр елны йодрык кадәрле сарымсаклар үстерәләр.
Быелгы уңыш та сөендерерлек. Без барганда хуҗалар аларны йолкып теземнәргә салганнар иде. Аннан соң уңышны бәйләмнәргә бәйләп, ышык урында көзге суыкларга кадәр киптерәләр.
-Кышкы саклауга калдыра торган сарымсакларны юарга ярамый, туфраклары белән бергә кибә, — диде Нәфисә. – Өйгә кертер алдыннан гына балчыкларын коеп, мыегын һәм сабагын кисәм. Идән астында тартмаларда киләсе җәйгә кадәр бик яхшы саклана.
Якташыбызга сарымсак игү серләрен әтисе Нәгыймулла (вафатына 12 ел) өйрәткән. Бу урында әңгәмәдәшемнең шәһәр кызы икәнлеген дә әйтеп китәргә кирәктер. Түбән Кама кызының Түбән Кәминкәгә килен булып килгәненә 23 ел.
-Әти дачада гомер буе сарымсак үстерде, вафатына берничә ел кала безгә кайткач, “үзегез үстерегез”, дип бер кечкенәтүтәл утыртып китте. Утырту һәм саклау серләрен дә өйрәтте, — диде хуҗабикә. – Хәзер инде бу яшелчәне әти төсе итеп үстерәбез.
Сарымсак эре һәм яхшы булсын өчен, аның орлыгын яңартып торырга кирәк. Идиятуллиннар сарымсак баш чыгаргач, уларының (стрелка) барысын да кисеп алмыйлар, берничәсен калдыралар. Бу уңышның өлгергәнен белү өчен дә кирәк. Сарымсак өлгергәч, алар турая һәм башы ярылып китә. Менә шул өлгергән башларны көздән утыртып, орлык яңарту эшенең беренче этабы башкарыла. Нәфисә аларны 50 сантиметр ара калдырып, башлары белән туфракка күмдерә. Киләсе көзгә алардан түгәрәк орлыклар үсә. Икенче этап: аларны берәмләп утыртып чыгарга һәм инде болардан тешләргә аерылган сарымсак үсә. Менә инде сарымсак орлыгы әзер. Утырту өчен аларның да сыйфатлыларын, бер башында дүрт тешлеләрен генә сайларга. Шундыйларны бүлгәләп утырткач, сарымсак эре була.
Автор фотосы
