ПОИСК

«Татар хатын-кызлары» комикслар китабы ЮНЕСКО кураторлыгындагы коллекциягә кертелгән 2026-09-16 16:58:16

«Татар хатын-кызлары» комикслар китабы ЮНЕСКО кураторлыгындагы коллекциягә кертелгән

«Татар хатын-кызлары» комикслар китабы ЮНЕСКОның дөньяның җирле халыклары телләрендә балалар һәм үсмерләр өчен атаклы китаплар коллекциясенә кертелгән. «Бу безнең өчен – кечкенә генә гаилә нәшрияты өчен супер хәбәр», дип язган проектның җитәкчесе, татарча комикслар чыгару белән шөгыльләнүче «Абага чәчәге» нәшрияты җитәкчесе Регина Гаязова.

Комикслар өчен сценарийларны журналист, музыкант Рәдиф Кашапов язган. Рәсемнәрне Наталья Якунина, Юлия Галиәкбәрова, Руслан Ибраһимов, Арина Филиппова, тышлыгын Соня Лигостаев ясаган.

Җыентыкка күренекле татар хатын-кызлары турында дүрт тарих кертелгән. Болар – беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, композитор Сара Садыйкова, Советлар Союзы Герое, очучы Мәгубә Сыртланова, математика профессоры Сара Шакулова.

«Татарча комикслар» проекты кысаларында 3 җыентык, 2 кечкенә китап басылып чыккан. Рәдиф Кашапов әйтүенчә, хәзер команда Тукай турында китап чыгару эшен башлаган.

  • ЮНЕСКО кураторлыгындагы халыкара коллекциягә (IBBY) 150 телдә 170кә якын китап кергән. Алар 500ләп заявка арасыннан сайлап алынган.

Статьи

«Бунт кельтских львов»: как Шотландия, Уэльс и Северная Ирландия объявили «войну» Лондону на фоне кризиса
В Татарстане владельца собаки, покусавшей пенсионерку, обязали выплатить более 200 тысяч рублей 16/09/2026 – Новости
Врач сравнила полезные свойства куриных и перепелиных яиц
Верховный суд: ЗАГС обязан регистрировать брак с участником СВО в день обращения
Почему не работает мобильный интернет 16 сентября: причины, сбои в России

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.