Рөстәм Миңнеханов Казан аэропортының яңа терминалы әзерлеген карады 2026-08-12 15:03:35
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортының яңа терминалының әзерлеген карады.
Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүгенге көндә объектта җиһазлар монтажлана, инженерлык челтәрләре тоташтырыла. Бизәү эшләре төгәлләнә. Шулай ук 4 телетрап монтажланган.
Рөстәм Миңнехановка биредә яңа һәм гамәлдәге терминалларны берләштерәчәк галерея төзеләчәге турында хәбәр иттеләр.
