«Сәмрух-2026» Чирмешән районының Бәркәтә авылында узган фестиваль башкалардан кай ягы белән аерыла? 2026-08-13 15:57:34
Фестиваль 3 көн дәвамында «Шушма» елгасы ярында узды. Авыл янында сайланган урында барлык уңайлы шартлар да тудырылган.
27 гаиләдән 116 кеше катнашты, палаткалар саны 73. Иң кечкенә катнашучыга нибары — 4 ай. Фестиваль барышында электр энергиясен өзлексез тапшыру өчен 6 генератор кулланылган. Катнашучыларга ризыкны махсус чакырылган аш-су осталары тәэмин итте.
Фестиваль гаилә кыйммәтләрен ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм авыл яшьләре туризмын үстерү максатыннан үткәрелә. Быел проект Яшьләр министрлыгының грант конкурсында җиңде һәм 1.170.395 сум күләмендә ярдәм алды. Грант акчасына 5х5 метр зурлыктагы 3 чатыр, өстәмә 50 йокы палаткасы, өстәлләр, урындыклар сатып алынган, артистлар чакырылган. Беренче көн кичендә фестивальдә катнашучылар өчен төп сәхнәдә гедонист, балагур, режиссёр, Казаннан килгән мультижанр артисты Руслан Риманас-Клоун чыгыш ясады. Ул клоунада һәм урам театрын үстерә. Бөтенроссия һәм халыкара фестивальләрдә катнаша. Ул тамашачыларга клоунада һәм курчак театры жанрында гаилә моноспектакль-концертын тәкъдим итте.
Фестиваль эшен Казан шәһәреннән чакырылган спикерлар — «Мәдәният волонтёрлары» Бөтенроссия хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Гөлфия Мотыйгуллина һәм формаль булмаган белем бирү тренеры Динә Арзамасцева белән берничә очрашулар һәм тренинглар дәвам итте. Суда узган гаилә ярышлары да беркемне дә битараф калдырмады. Су тутырылган шарны тоту буенча кызу көрәштә Бәркәтә авылыннан Галиевлар гаиләсе җиңү яулады.
Фестивальнең икенче көненең үзәк вакыйгасы бәйрәм концерты. Анда Татарстанның атказанган артисты Динара Сәетбатталова, фаер шоу узды. Шул ук кичтә беренче тапкыр фестиваль гимны тәкъдим ителде, ул йөзләгән салют астында яңгырады. Кичә учак янында җыелу һәм палаткалар янында гаиләләрнең җанлы аралашуы белән дәвам итте. Шунысы да игътибарга лаек фестиваль ел саен район башлыгы Рамил Айбатов ярдәме белән үткәрелә. Ул үзе дә фестивальдә тормыш иптәше белән катнаша. Ә бирегә җыелган һәр гаилә киләсе елга да очрашырга вәгъдә биреп китте.
Алия Галиуллина, Альмир Җораев, Татарстан яңалыклары, Чирмешән районы.
