Көрәшеп акча эшләп буламы? 2026 елның иң уңышлы көрәшчеләре исемлеге 2026-08-19 03:59:05
2026 елгы көрәш сезоны тәмамланып килә. Зур чемпионатлар һәм көрәшчеләрнең урак өсте булган Сабантуйлар гөрләп узып китте. Быелгы ярышларда милли спорт белән мавыгучылар ниләргә иреште? «Интертат» журналисты Зөлфия Шәвәлиева елның иң уңышлы көрәшчеләрен барлады.
- Радик Сәлахов
Исемлекне рекордлы 12 тапкыр Татарстан чемпионы, быел Россия һәм дөнья чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе, 6 автомобиль иясе – Радик Сәлахов ача. Көрәшче Зәй һәм Казан шәһәре Сабан туйларының, «Изге Болгар җыены»нда милли көрәш турнирының, Көрәш буенча дөнья чемпионатының, Мордовиядәге Республика Сабантуеның һәм Омскида узган XXVI Федераль Сабан туеның баш батыры булды. Радикны хәзер чын мәгънәсендә «LADA» маркалы автомобильләрнең амбассадоры дип атасак та буладыр, чөнки 3 ай эчендә бүләккә моның кадәр автомобиль алучы әле булмагандыр.
Радик Сәлахов – 1993 елның 11 декабрендә Зәй районы Сармашбаш авылында туган. Хәзерге вакытта Чаллыда яши, «Витязь» спорт клубында Илнур Хәйбуллин җитәкчелегендә шөгыльләнә, ләкин Зәй районы командасы өчен чыгыш ясый. Радик соңгы елларда иң стабиль көрәшчеләрнең берсе, ул катнашкан ярышларының барысында да диярлек җиңеп бара. Еш кына көндәшләрен чистага атарга ярата. Батырның авырлыгы 128 кг, 130 кг категориясендә көрәшә. Радик алты яшендә көрәшә башлаган, аның беренче тренеры – әтисе Сирен Сәлахов, ул һәр җиңүеннән соң аны искә алып, имән бармагын өскә күтәрә.
«Җиңгәннән соң әтиемне искә алам. Әтием – беренче тренерым, мине көрәшкә алып килгән кеше, берничә ел элек арабыздан китте. Җиңүләрем өчен Аллаһы Тәгаләгә һәм мәрхүм әтиемә рәхмәтлемен», – дип сөйләгән иде ул безгә. Көрәшче карьерасында барлыгы 24 машина откан.
- Радик Сәлахов рекордлы 12 нче тапкыр Татарстан чемпионы булды: «15кә тутырасым килә»
- Азат Габдрәшитов
Исемлектә икенче урында Чаллы һәм Абхазиянең Сухум шәһәрендә узган Сабан туе батыры, 2 автомобиль иясе – Азат Габдрәшитов. Чаллы шәһәре Сабан туеның баш батыры исеменә ул икенче ел рәттән лаек булды.
Азат Габдрәшитов – 1993 елның 12 мартында Актаныш районы Суыксу авылында туган, рәсми ярышларда Чаллы командасы өчен чыгыш ясый. Ел башында узган Татарстан чемпионаты көрәшче өчен уңышсыз тәмамланган иде, узган елда Азат 90 кг да чемпион исемен яулаган булса, быел ул 100 кг да көрәшеп карап, беренче әйләнештә үк төшеп калды. Ләкин Муса Җәлил турнирында исә кабаттан 90 кг үлчәү авырлыгында беренче урынны яулый алды.
Соңгы арада Азат социаль челтәрләрдә иң актив көрәшче буларак та танылырга өлгерде. Батырның социаль челтәрдә 7 меңгә якын язылучысы бар. Ул анда ярышлардан һәм тренировкалардан видеолар белән уртаклаша.
- Көрәшче Азат Габдрәшитов: «Җиңү өчен эшләргә кирәк, бер әйбер дә бушка бирелми»
- 3. Раил Нургалиев
Өчлекне татар көрәшенең иң танылган һәм титуллы спортчысы Раил Нургалиев йомгаклый. Ул инде ике ел рәсми ярышларда катнашмаса да, җәйдә ике автомобиль отарга өлгерде. Көрәшче Казан шәһәре һәм XVI Бөтенроссия авыл Сабан туеның баш батыры булды.
Раил Нургалиев – 1986 елның 31 маенда Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында туган. Баштан Теләче районы, 2017 елдан Биектау районы өчен чыгыш ясый. 2025 елның гыйнвар аенда узган Татарстан чемпионатында Раил 11 нче тапкыр Татарстан чемпионы булды һәм үз рекордын яңартты. Әлеге ярышларда ул башка рәсми келәмдә көрәшмәячәген, Сабантуйларга гына чыгачагын әйткән иде.
- Раил Нургалиев соңгы тапкыр рәсми келәмдә көрәште: «Рәхмәт, татар халкым!»
Раил быел шулай ук Теләче районы Сабан туеның баш батыры булды, аңа бүләк итеп бирелгән квадроциклны ул якташлары исеменнән махсус хәрби операциягә җибәрүен белдерде. Батырның Сабан туйларда барлыгы ничә машина отуы турында легендалар йөри, Раил үзе быел XVI Бөтенроссия авыл Сабан туенда 41 санын атаган иде. Бу татар көрәше тарихында абсолют рекордтыр.
Раил Нургалиев көрәшчеләр арасында шигърияткә булган мәхәббәте белән дә аерылып тора, Муса Җәлил, Фәнис Яруллин, Ләйлә Дәүләтова шигырьләрен яттан сөйли.
- Булат Мусин
Дүртенче урында 100 кг да барлык рәсми ярышларны стабиль җиңеп баручы, Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе, Казан шәһәре батыры һәм автомобиль иясе – Булат Мусин.
Булат Мусин – 1994 елның 29 июлендә Яңа Чишмә районы Чертуш авылында туган. Соңгы елларда 100 кг авырлык категориясендә көрәшә. 2012 елдан Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда шөгыльләнә, 2023 елның мартыннан Чистай командасына күчә, Чистайда көрәшне күтәрү, үстерү буенча җаваплы кешеләрнең берсе итеп билгеләнә. Бүген дә Чистай командасы өчен чыгыш ясый.
Берничә ел элек Булат үзен көрәшче генә түгел, актёр һәм модель буларак таныткан иде, ләкин соңгы арада батырның социаль челтәрләрдә активлыгы нык кимеде.
- Көрәшче Булат Мусин: «Келәмдә дә тыйнаклык, җаваплылык төшенчәләрен истә тотарга кирәк»
- Ренас Кәлимуллин
Бишенче – 90 кг да Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы, башкаланың төп Сабан туе – Тынычлык бистәсе Каенлыгындагы мәйданда баш батыр һәм автомобиль иясе – Ренас Кәлимуллин.
Ренас Кәлимуллин – 1994 елның 4 февралендә Менделеевск районы Камай авылында туган. 6 яшеннән көрәш белән шөгыльләнә, секциядә беренче тренеры – үзенең бабасы булган. Спортчы 90 кг үлчәү авырлыгында чыгыш ясый, ярышлар алдыннан авырлыкны тиз төшерү (сгонка) остасы буларак та билгеле.
Ренас Татарстан спорт тарихында көрәш буенча Россиянең беренче атказанган спорт остасы һәм рекордлы 12 тапкыр дөнья чемпионы. Батыр Казан шәһәренең «Зилант» командасы өчен чыгыш ясый, шунда ук тренерлык эшчәнлеген алып бара, балаларны көрәш серләренә төшендерә, ул күп тапкырлар «Татарстан Республикасының иң яхшы тренеры» дип танылды.
- Муса Галләмов
Исемлектә алтынчы – 130+ кг да Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы, Лаеш батыры һәм яңа «Нива» машинасы иясе Муса Галләмов.
Муса Галләмов – 1991 елның 29 июнендә Мари Эл Республикасы Бәрәңге районында туган. Берничә ел рәсми ярышларда катнашмаганнан соң батыр быел келәмгә кире кайтты һәм елны югары дәрәҗәдә үткәрде. Чаллы шәһәрендә узган Муса Җәлил турнирында гына ул беренчелекне көндәше Ранис Гыйләҗетдиновка бирде, әлеге бер үлчәү авырлыгында бил алышкан көрәшчеләр бер-берсе белән бик еш очраша.
Муса көрәш белән җитди итеп шактый соң, 15 яшендә Йошкар-Олага укырга килгәч, шөгыльләнә башлаган. Татарстан күләмендәге ярышларда көрәшче баштан Теләче районы данын яклап көрәшә, соңрак Лаеш районы командасына күчә. Берникадәр вакыт Лаеш районы «Комплекслы спорт мәктәбе» директоры, Лаеш районында бассейн директоры булып эшләп ала.
Муса Галләмов күпбалалы әти, алар тормыш иптәше белән 4 кыз – Адилә, Әмирә, Ясминә, Эмилияне тәрбияли.
- Динар Кәримуллин
Исемлекне танылган көрәшче, Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы Динар Кәримуллин йомгаклый. Ул быел Муса Җәлил турниры җиңүчесе исеменә, көрәш буенча Дөнья кубогында абсолют категориясендә чемпион титулына һәм турнирның төп бүләге – автомобильгә ия булды. Әлеге турнирда быел тарихта беренче тапкыр абсолют категориясендә җиңүче титулы 75 килограммга кадәрге авырлыкта уйнатылды.
Динар Кәримуллин – 1996 елның 5 ноябрендә Татарстанның Теләче районы Олы Мәтәскә авылында туган. Көрәшче соңгы берничә елда Лаеш районы командасы өчен чыгыш ясады һәм биредә тренер булып эшләде. Быелдан Динар үзенең эшчәнлеген Чаллы шәһәрендә дәвам итәчәк. Ул көрәш белән шөгыльләнү өчен 7 яшьтән өлкәнрәк булган балаларны җыя, бу хакта Чаллы көрәш федерациясе социаль челтәрләрендә хәбәр иткән иде.
Ярышларда Динар 75 кг үлчәү авырлыгында бил алыша һәм үзенә генә хас тынычлык, салкын караш белән аерылып тора. 2024 елда ул «Алтын билбау» бөтенроссия премиясендә «Ел спортсмены» дигән мактаулы исемгә лаек булды, моңа кадәр татар көрәшчеләренең әлеге дәрәҗәле исемне алганнары юк иде.
Көрәш дөньясында Динарны тышкы яктан UFC ирланд көрәшчесе Конор Макгрегор белән охшашлыгы аркасында «татар Макгрегоры» дип тә йөртәләр.
