Татарстанда бер егетне БПЛА видеосын мессенджерга урнаштырган өчен штрафка тартканнар 2026-09-10 07:55:14
Яшел Үзәндә яшәүче 25 яшьлек егетне район предприятиесе өстеннән очып баручы дронны видеога төшереп интернет челтәренә урнаштырган өчен штрафка тартканнар.
Бу хакта Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре интернет челтәрен күзәтү барышында әлеге роликны тапкан. Видео бер мессенджерга урнаштырылган булган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре видео авторының кем икәнлеген ачыклаган. Аңа 4 мең сум күләмендә штраф билгеләгәннәр.
