Идел елгасында фаҗига: гидроциклдагы яшь кыз сапбордта йөзүче ир-егетләргә бәрелгән 2026-07-06 20:35:18
Вакыйга бүген төштән соң Казанга якын урнашкан Октябрьский авылы янында булган. Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәр иткәнчә, кыз Идел буйлап гидроциклда йөргән.
Ул өч ир-ат йөзгән сапбордка бәрелә. Аларның икесе ярга чыга, өченчесе бата. Водолазлар аны соңрак ярдан 80 метр ераклыкта 6,5 метр тирәнлектә табып алалар. Мәрхүмнең гәүдәсе хокук саклау органнарына тапшырылган.
Кайбер чыганакларда батып үлгән ир-атның танылган музыкант булуы турында да язалар.
