Түбән Чегодайдагы амбар ачкычы 25 ел Мөхтәсим абыйда торган 2026-07-21 01:12:10
Заманында Жданов исемендәге колхоз амбары ачкычын гади тракторчы Мөхтәсим Шәйхетдиновка ышанып тапшырганнар.
Әтиләренең, бабаларының 90 яшьлек юбилеена йорт тутырып балалары, оныклары кайткан. Мәрхүмә хатыны Мәкъбүлә белән дүрт бала үстергәннәр алар. Ә Мөхтәсимнең үзенә әтисез үсәргә язган: Гаяз абзый 1945 елның гыйнварендә Бөек Ватан сугышында һәлак була. Мөхтәсимгә ул вакытта 9 яшь.
Якташыбыз Мурманск өлкәсендә армиядә хезмәт иткәннән соң, колхозда 10 ел тракторчы булып эшли. Аннан аңа колхоз амбары ачкычын тапшыралар, 25 ел шулай “кладовщик” булып тора ул.
-Җиде колхоз рәисе белән эшләргә туры килде. Авылда халыктан сөт тә җыйдым, көтү дә көттем, салам-печән дә өеп йөрдем, — дип сөйләде үзе юбиляр.
Мәчет карты Мөхтәсим Гаяз улына район башлыгы Рамил Айбатов 90 яшьлеге уңаеннан котлау открыткасы һәм бүләк җибәргән. Аларны иясенә районның социаль хезмәтләр җитәкчеләре тапшырдылар һәм юбилярга саулык-сәламәтлек теләделәр.
-Әтиебез бик уңган булды, әле терлек асрауны да ике ел элек кенә ташлады, без орышкач кына туктады, — ди әтисен карарга кайткан кызы Галия.
Фото автора.
