Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Алчәчәк Шаһиәхмәтова 100 яшьлек юбилеен каршылый 2026-07-25 23:06:32
Алчәчәк гаиләдә икенче бала була.
Сугыш вакытында мәктәптә укуын да бетермичә эшли башлый. Башта заводта сатучы һәм табельщица булып, аннары «Союззаготтранс»та хезмәт куя. 1950 елда Ростовта бухгалтерлык курслары уза, төрле вазифаларда эшли.
1951 елда Алчәчәк Бари кызы кияүгә чыга, ике кыз табып үстерә. 1959 елдан Казан трамвай-троллейбус идарәсендә төрле бүлекчәләрдә өлкән бухгалтер булып эшли, ә 1971 елдан 1981 елга кадәр, пенсиягә чыкканчы, баш бухгалтер була.
Бүген ул бәхетле картлык кичерә.
