Йортны 9 млн. сумга саталар 2026-01-29 16:32:14
XIX гасыр йорты аукционга 9 млн. сумга куелган.
Казанның Иске Татар бистәсендәге Мәрҗани урамында урнашкан тарихи йорт Вахитов район суды карары белән Бекмамбетовтан тартып алына. Сәбәбе-объектны тиешенчә карап тотмау: тикшерүләр бинаның ташландык хәлдә булуын күрсәткән. Элеккеге хуҗа үзе суд утырышына килмәгән.
«Известия» басмасы хәбәр иткәнчә, йорт 1873 елда төзелгән. Аны мөселман дин белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең хатыны Биби Фатыйма Баһаветдиновага бүләк иткән булганнар. Аңа бүләкне әтисе-сәүдәгәр Хөсәен бин Якуб ясаган. Бина 2000 елдан бирле мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән. Йортның һәм аның тирәсендәге корылмаларның мәйданы 200 квадрат метрдан артып китә.
Хәзер объект электрон аукционга куелган. Башлангыч бәясе 9,3 миллион сум тәшкил итә. Сату шартларының берсе тарихи корылманы мәҗбүри реконструкцияләү булачак.
Чыганак:краснодарские известия
