Яшел Үзәндә склад түбәсе ишелгән урында эзләү эшләре төгәлләнде

19.02.2026 05:48 · В Мире

Коткаручылар Яшел Үзәндәге «Магнит» складының түбәсе ишелгән урында эзләү эшләрен төгәлләделәр.

«Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, җимерекләр астында кешеләр булмаган.

«Яшел Үзәндәге җимерелү урынындагы эшләр 18.20 сәгатькә кадәр дәвам итте. Янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре кар массасы һәм төзелеш конструкцияләре өемнәрен сүтте, өч берәмлек инженер техникасы (төягечләр) җәлеп ителде. Эзләү эшләре тулысынча төгәлләнгән. Җимерекләр астында зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар табылмады», — дип билгеләделәр ведомствода.

Яшел Үзәндә булган хәл турында хәбәр бүген сәгать унберенчедә килде. Ачыкланганча, гадәттән тыш хәл склад түбәсендә күп күләмдә кар җыелу аркасында килеп чыккан.

Контакты

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.

Подписка

Мы в соцсетях