Райондашыбыз Маһирә әби Вәлиева 102 яшен тутырды 2026-03-10 22:08:37
Матур гомер кичерә
Районыбызның Урмышлы авылында туып-үскән Маһирә әби Вәлиева – бер гасырдан артык гомерне үз эченә сыйдырган. Аңа бүген 102 яшь тулды.
Матур гомер бәйрәме уңаеннан, кунакларны кабул итте. Лениногорск Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова, Урмышлы авыл башлыгы Артур Хәбибуллин әбине котларга дип, чәчәк букеты, бүләкләр белән килделәр. Россия Президенты В. Путинның котлау хатын, республика һәм район җитәкчелегенң истәлекле бүләкләрен тапшыргач, алар Маһирә әбигә исәнлек-саулык, тыныч тормыш теләделәр.
Үзенең янына кунаклар килүенә бик шатланды Маһирә әби. В. Путинның котлау хатын кулына алып: “Монда Москва. Кремль дип язылган бит. И-и, кара әле син”, — ди куанычлы йөзе белән.
Районыбызның Урмышлы авылында Әбелвафа белән Хомәйра гаиләсендә 6нчы бала булып, 1924 елның 10 мартында дөньяга килә ул. Сигез балалы гаиләдә тәрбияләнеп үсә.
Мәктәптә биш класс кына укып калырга өлгерә. Маһирә әбигә 17 яшь булганда Бөек Ватан сугышы башлана. “Авырлыкларны күп күрдек ул елларда. Колхозда көне-төне эшләдек. Көчебез дә булмагандыр инде, әмма безне төрле эшләргә кушалар иде”, — дип сөйли.
Ире Әхмәтзәки – сугыш ветераны. Алар икәү бергә 2 малай, 2 кыз тәрбияләп үстергәннәр. 1990 елда ире вафат була, 2000 елда исә улы Мөнирне дә югалта. Бүгенге көндә Маһирә әби Чаллыда яшәүче улы Әмирдә, Әлмәттә яшәүче кызы Гөлзинәдә, Лениногорскида яшәүче кызы Зөлфирәдә кунактан-кунакка йөри.
“Мин үзем шулай теләдем. Башта берничә ай берсендә торам, аннары икенчесендә. Гел берсендә генә торып, туйдырып бетермим, дим. Бик яхшы тәрбиялиләр. Ачык йөзләрен, тәмле телләрен кызганмыйлар. Шушы яшькә җитәр идемме мин, тәрбия булмаса. Аллага шөкер, киленем дә, кияүләр дә бик әйбәт”, — дип рәхмәт укып, шөкер итеп яши Маһирә әби.
Колак ишетеп бетермәсә дә, янына утырып, сораулар бирсәң, рәхәтләнеп сөйләшә.
7 онык, 17 оныкчыкның – кадерле әбисе дә ул.
Исән-сау булып, 103 яшен дә шулай матур итеп каршыларга язсын, дип телибез!
Р. Мостафина фотолары
