ПОИСК

Татарстанда уза торган санитар икеайлыкта 25 мең кеше катнашкан 2026-08-22 00:36:34

Республикада ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсе буенча үткәрелә торган санитар-экологик икеайлыкның беренче ун көнендә, территорияләрне чистартуга 25 меңнән артык кеше һәм 463 берәмлек техника җәлеп ителде. Муниципаль берәмлекләр тарафыннан якынча 40 мең куб. м. калдыклар чыгарылды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте.

1 апрельдән башлап табигать саклау ведомстволары тарафыннан 65 хокук бозу очрагы ачыкланган, шуның 21е рөхсәтсез чүплекләр белән бәйле. Вәкаләтле органнар тарафыннан административ хокук бозулар турында 84 протокол төзелгән, 78 кисәтү ясалган.

Экология министрлыгы «ЮХИДИ» ДБУ белән берлектә юл хезмәте объектларының, автомобиль юлларының сусаклагычлары һәм юл буйларының санитар-экологик торышын контрольдә тоту буенча эш оештырды. Балтач, Тукай, Лениногорск, Яңа Чишмә, Мөслим, Буа, Бөгелмә, Арча, Алексеевск, Алабуга һәм Биектау районнарына 11 чыгу үткәрелде.

Транспорт комплексы предприятиеләре тарафыннан 1626 куб.м. калдыклар җыелды.

13-17 апрель көннәрендә тагын 8 муниципаль районда тикшерүләр планлаштырылган.

Ачыкланган хокук бозулар турындагы мәгълүматлар Татарстан халкы тарафыннан да килә. 1 апрельдән башлап, 105 мөрәҗәгать килде. Аларның 27се рөхсәтсез калдыклар урнаштыруга, шулкадәр үк мөрәҗәгать һава торышына, 11е су объектларына кагылышлы булган, ә 40ы башка сорауларны үз эченә алган. Ел башыннан барлыгы 714 мөрәҗәгать килде.

Исегезгә төшерәбез, санитар-экологик икеайлык «Экологик иминлек» илкүләм проектын хуплап үткәрелә. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Похожие материалы

Статьи

Анну Семенович попросили покинуть ресторан в Венеции
Бензин в Польше показал рекордный рост цен с 2022 года
Роналду забил первый мяч после свадьбы в Саудовской Аравии
Участники из Татарстана завоевали победу на конкурсе «Читаем всей семьей»
Tesla отзывает с рынка КНР 3 млн электрокаров из-за цвета дверных ручек

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.