ПОИСК

Казанда сукырлар өчен уникаль бассейнны 2026 елда төзеп бетерергә планлаштыралар 2026-04-23 16:23:23

Быел Казанда күрмәүчеләр өчен уникаль бассейн төзелешен тәмамлау планлаштырыла,

Ул гамәлдәге «Ярдәм» комплексының бер өлеше булачак. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин «Игелекле Казан. Яңа социаль форма буларак инклюзия» форумының пленар утырышында әйтте.

Шәһәр башлыгы бер очракны искә алды: ул җәйге эссе көнне «Ярдәм»гә килгән һәм ТР мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов белән аралашкан. Илдар әфәнде тернәкләндерүчеләрнең мондый һава торышы вакытында су янында булу мөмкинлеге булмавын әйтеп, мәчет янындагы фонтан чылтыравына да алар шат икәне турында сөйләгән.

«Һәм менә шул вакытта бассейн төзү турында карар кабул ителде", — дип сөйләде Илсур Метшин.

Мэр «Ярдәм» комплексына инде 2022 елда төзелгән «Дан» күп функцияле инклюзив спорт комплексы һәм сукырлар, ишетү сәләте бозылган кешеләрне тернәкләндерү һәм укыту үзәге керүен искә төшерде.

татар-информ

Статьи

Светов объяснил, почему в Европе Георгиевскую ленту считают правонарушением
Погубили долги или потерял память? Куда пропал Герой России Асылханов
ЕК объявила о введении запрета на российские криптоплатформы
В Татарстане на выходных ожидается до +14 градусов
«Они классно собраны»: Казанский назвал главных фаворитов Кубка Гагарина

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.