ПОИСК

Танылган композитор, артист Мәсгут Имашев вафат 2026-05-13 20:27:25

Танылган композитор, артист  Мәсгут Имашев вафат

Кайгылы хәбәр.

Татар сәнгатенә кайгылы хәбәр килеп иреште. Бүген танылган композитор, актёр, педагог Мәсгут Имашев вафат булды. Аңа 95 яшь иде.

«Ватаным Татарстан» газетасы хәбәр итүенчә, Мәсгут Гыйльми улы Имашев 1930 елның 20 августында Пермь өлкәсенең Барда районы Каенавыл авылында туган. Казан музыка училищесын һәм Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый.

1959-1964 елларда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актёр булып эшли. Легендар «Зәңгәр шәл» спектаклендә Булат ролен башкара. Татарстанның җыр-бию ансамбле, төрле музыкаль коллективларда җырлый, җырлар иҗат итә. Казан театр училищесында, музыка көллиятләрендә укыта. Әлмәт музыка училищесы, Казан шәһәрендәге Пётр Чайковский исемендәге музыка мәктәбе, Татар опера һәм балет театры, Казан театр училищесы директоры булып эшли.

Драма театры спектакльләренә музыка яза: «Рәхим итегез!», «Кайда соң син?» (Х.Вахит), «Зөлфия» (К.Әмиров) һ.б. Рольләре: Булат — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), Сәетгәрәй — «Гөлҗамал», Айдар — «Зифа» (Н.Исәнбәт); Нәҗип — «Киек Каз Юлы», Мәүлә — «Җиз кыңгырау» (А.Гыйләҗев); Җидегән — «Янар чәчәк» (И.Юзеев); Ринат — «Кайда соң син?», Марс — «Рәхим итегез!» (X.Вахит) һ.б.

Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгут Имашев белән хушлашу иртәгә Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегендә (Казан, Щапов урамы, 37) узачак.

Статьи

Вэнс: для Трампа важно убедиться, что Иран не будет обладать ядерным оружием
Халяль как философия жизни: Минниханов открыл международную ярмарку Kazan Halal Market
В Петербурге обнаружили окровавленный труп мужчины
Против Люка Бессона возобновят дело по обвинению в изнасиловании
Больничный арта: Дәүләт Думасында яңа сумманы атадылар

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.