ПОИСК

Актанышның маскировка челтәре үрүче апалары Чаллыда Волонтерлар слетында катнашты 2026-06-02 11:07:57

Актанышның маскировка челтәре үрүче апалары Чаллыда Волонтёрлар слетында катнашты

31 июнь көнне Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы буенча «Хокук саклау гаскәрләре запасындагы хәрби хезмәткәрләр һәм ветераннар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы слеты узды. Әлеге чара киң колачлы, эчтәлекле һәм бик әһәмиятле вакыйгада Актанышның «Актаныш хәрәкәте» волонтёрлар төркемендә маскировка челтәрләре үрүче апалары да катнашты.

Татарстан Республикасы буенча «Хокук саклау гаскәрләре запасындагы хәрби хезмәткәрләр һәм ветераннар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы эшчәнлекләрен шәһәр кысаларында гына алып бармый. Алар Чаллы шәһәре белән янәшә урнашкан районнарда яшәүче волонтёрлар белән дә тыгыз хезмәттәшлек итәләр. Бүгенге көндә алар махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга зур күләмдә ярдәм күрсәтә, аларның ихтыяҗларын аңлап, даими элемтәдә булып эшлиләр. Чын мәгънәсендә, волонтёрлар солдатларның сулышы, аларның язмышы белән яши.

undefined

Әлеге слетка Актаныш районыннан «Движение Актаныш»- "Актаныш хәрәкәте" волонтёрлары да чакыру алды. Киров авылында яшәүче актив волонтёрлар Венера һәм Алмас Сабитовлар үзләренең «Газель» автомобиле белән район вәкилләрен Чаллыга алып бардылар. Алар- Балалар иҗат үзәгендә махсус хәрби операциядәге егетләр өчен маскировка челтәрләре үрүче, шулай ук шифалы үлән чәйләре әзерләүче лаеклы ялдагы апалар. Бу – өлкән буынның да изге эштә актив катнашуын күрсәткән матур мисал.

Слет югары дәрәҗәдә, киң масштабта оештырылган иде. Анда Яр Чаллы, Актаныш, Минзәлә, Түбән Кама районнарыннан, Казаннан, шулай ук Удмуртиянең Ижау шәһәреннән һәм Башкортстан Республикасының Илеш районыннан вәкилләр катнашты. Чара барышында катнашучылар волонтёрлык эше тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, чыгышлар, презентацияләр тәкъдим иттеләр, башкарылган эшләр буенча хисап тоттылар. Бу очрашу волонтёрлык эшчәнлеген тагын да камилләштерү өчен зур мөмкинлекләр тудырды.

Чара барышында оешма җитәкчесе Ринат Мирзаянов барлык волонтёрларга, изге эштә катнашучыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул үз чыгышында волонтёрлык эшенең әһәмиятен ассызыклап, болай диде:

«Сезгә барыгызга да зур рәхмәт! Сез башкарган эш – бик зур хезмәт. безнең белән хезмәттәшлек итүегезгә рәхмәт! Безнең оешма үсә, алга бара, һәм бу безне бик шатландыра. Безнең уңышлар – ул ярдәм алган солдатларыбыз, патриотик тәрбия алучы балалар, ярдәм күрсәтелгән авыру балалар. Бары тик бердәм булып кына без зур нәтиҗәләргә ирешә алабыз!»

Чыннан да, бүгенге көндә волонтёрлык хәрәкәте – ул җәмгыятьнең иң көчле, иң берләштерүче көчләренең берсе. «Бердәмлектә – көч» дигән принцип нигезендә генә без авырлыкларны җиңә һәм ярдәмгә мохтаҗ булганнарга терәк була алабыз.

Слет ахырында Актаныш районыннан 8 волонтёрга волонтёрлык кенәгәләре тапшырылды. Бу аларның хезмәтенә бирелгән югары бәя, алга таба да актив эшләүгә этәргеч булып тора.

Әлеге чара тагын бер кат шуны раслый: изге гамәлләр берләштерә, ә уртак максатлар зур эшләргә илтә.

Статьи

Труженица тыла Мария Гарифуллина из Татарстана отмечает 95-летие
Люди начали намеренно делать ошибки в текстах из-за ИИ
Молдавия допускает объединение с Румынией при срыве евроинтеграции, заявил вице-премьер Осмоческу
Дэвис: Зеленский обрекает Украину на страдания
Экс-глава ГДР Кренц: безопасность в Европе невозможна без России

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.