Россия Президенты Владимир Путин Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинның федераль дәүләт хезмәте срогын 2027 елның 27 августына кадәр озайту турында боерыкка кул куйган.
Документ хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталына урнаштырылган, дип яза “Интерфакс”. Быстрыкин 1953 елда туган. 2011 елның гыйнварында Россия Тикшерү комитеты башлыгы итеп билгеләнгән.