Татарстан Рәисе Амур өлкәсендә «Восточный» космодромында булды 2026-02-27 08:09:28
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эшлекле очрашулар өчен Амур өлкәсенә килде. Бу хакта ул МАХ каналында хәбәр итте.
«Бу – космос! Бүген Амур өлкәсендә эшлибез. Губернатор Василий Орлов белән бергә «Восточный» космодромында булдык, «Союз» һәм «Ангара» старт комплексларын, мобиль хезмәт күрсәтү манарасын карадык.
Космодромнан инде 21 ракета-йөртүче җибәрелгән һәм 300 дән артык космик аппарат максатлы орбитага чыгарылган!
Космодром хезмәткәрләренә җаваплы һәм катлаулы, шул ук вакытта ил өчен бик тә мөһим эшләрендә уңышлар телим!» – дип язды Рөстәм Миңнеханов.
