Татарстаннан берьюлы ике проект «Служение» премиясе финалына узган 2026-03-04 23:01:46
Иң яхшы проектларга тавыш бирү башланды.
Илнең төрле почмакларыннан иң яхшы проектлар, шул исәптән Татарстан Республикасы проектлары топ-110 исәбендә халыкның тавыш бирүенә тәкъдим ителгән: * Казан мэры Илсур Метшинның “Казань. Единство в многообразии” проекты https://pos.gosuslugi.ru/lkp/slujenie-2026/242/
* Тукай районы муниципаль депутаты Валерий Тигрның “Активная помощь воинам СВО на передовой и семьям воинов СВО” проекты https://pos.gosuslugi.ru/lkp/slujenie-2026/224/ Финалга чыккан проектларыбыз өчен 6 апрельгә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү йомгаклары буенча иң яхшы 40 проект билгеләнәчәк. Бүләкләү тантанасы 21 апрельдә “МАЛАЯ РОДИНА – СИЛА РОССИИ” III Бөтенроссия муниципаль форумы кысасында узачак.
“Служение” Бөтенроссия муниципаль премиясе Россия Президенты кушуы буенча уздырыла. Быел премиягә рекордлы санда – 63397 заявка тапшырылган.
