Кара Чишмәнең “Илшат мәйданы”нда матур капка куйганнар 2026-05-20 15:58:27
Кара Чишмә авылының Сабан туе уза торган мәйданда төзүчеләр эшли. Бәйрәмгә әзерлекне иртә яздан башлаганнар.
Бу урынны карачишмәлеләр “Илшат мәйданы” дип тә йөртә. Бу юкка гына түгел. Авылдашлары Илшат Гозәеров 2005 елда ук бирегә нарат агачлары утырттырып, Сабан туе уздыру өчен урын ясаган иде. Алар инде горур наратларга әверелде. Ул быел бу тирәгә тагын 65 төп яшь нарат утырттырган.
-Илшат Сәйфулла улы үзем башлаган эшне ахырына җиткерәм, ди. Мәйданга керү юлына бик матур тимер капка куйдырды, — диде Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков. – Хәзер эшчеләр трибуна ясау белән мәшгуль. Игелекле якташыбыз әлегә серен ачып бетерми, авылдашларга тагын сюрприз ышандыра. Бик зур рәхмәт аңа.
