2026 елда больничный өчен максималь түләү көненә 6827 сум тәшкил итәчәк 2026-08-05 10:51:08
Россиядә 2026 елда вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиенең максималь күләме көненә 6827,40 сум тәшкил итәчәк.
Бу хакта Россия Социаль фонды хәбәр итте.
Больничный түләүләре соңгы ике календарь елдагы хезмәт хакын исәпкә алып билгеләнә. Шул ук вакытта тулы календарь ай өчен пособие күләме минималь хезмәт хакыннан (МРОТ) түбән була алмый. 2026 елда МРОТ 27 093 сум күләмендә билгеләнгән.
Социаль фонд мәгълүматлары буенча, больничный өчен минималь көнлек түләү түбәндәгечә булачак:
* 31 көнлек айда – 873,97 сум;
* 30 көнлек айда – 903,10 сум;
* 28 көнлек айда – 967,61 сум.
Моннан тыш, больничныйны ачу, озайту һәм ябу турында мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре порталындагы «Сәламәтлек» бүлегендә карап була.
