ПОИСК

Илзидә Госман: «Иреңнән зуррак булып йөрсәң, тынычлык булмый» 2026-08-08 03:50:42

Илзидә Госман: «Иреңнән зуррак булып йөрсәң, тынычлык булмый»

«Татмедиа» бинасы каршындагы бульварда «Сөембикә» журналы «Мәтрүшкәле чәй» дип аталган бәйрәм оештырды. Чарада үзенчәлекле, моңлы тавыш иясе Илзидә Госман да чыгыш ясады. Бәйрәмнән соң аның белән аралашып алдык.

Илзидә апа, сез журналистика өлкәсендә дә эшләп алгансыз икән.

Әйе, мин сәхнәгә чыкканчы, «Татмедиа»да «Юлдаш» газетасында 8 ел эшләдем. Минем сәхнәгә чыккан беренче җырларым да шушында эшләгәндә булды. Аннары «Юлдаш» башка адреска күченде, анда да эшләп алдык әле.

Хәзер журналистика үзенә җәлеп итмиме, кире кайтасы килмиме?

Мин журналистиканы хәзер дә яратам. Ул миңа халык белән элемтәдә булырга ярдәм итә. Эшләргә кайтмамдыр инде.

Җырчы булмасагыз, нинди һөнәр сайлар идегез?

Мин күп әйбер белән шөгыльләнеп карадым, укытучы да булдым. Эшләмәгән эшем калмады бугай, хәтта җитештерү өлкәсендә дә «кайнадым». Мин күп нәрсәләр белән кызыксына торган кеше, чигү, тегү, чәчәкләр үстерү, дизайн да миңа бик ошый. Алар барысы да бәйләнгән һәм миңа иҗатта да ярдәм итәләр.

Челтәрле бизнес белән дә шөгыльләнеп карадыгызмы?

Анысы белән шөгыльләнгән бар, тик сату эше минем өчен түгел. Матурлык өләшә торган һөнәрләр мине күбрәк кызыксындыра.

Илзидә апа, сез вокал дәресләренә дә күп йөргәнсез икән. Үзегез дә балаларга бу юнәлештә белем бирергә уйламыйсызмы?

Мин Венера Ганиева төркемендә магистратураны тәмамлыйм. Соло халык җырларын башкару бүлегендә укыйм. Һөнәрем – вокал укытучысы булачак. Тик укытучы булмамдыр, әле үзем сәхнәдә бит, гастрольләргә йөрим. Ә болай, мәдәният институтына укырга кергәнче, Мингол абый Галиевтан йөзләп вокал дәресләре алдым.

Сезнеңчә, җырлау өчен профессиональ белем кирәкме?

Әйе, кирәк. Беренче чыккан җырларым, үз-үземне тотышым белән хәзергесе җир белән күк арасы.

Сезнең костюмыгыз ерактан үк күренеп, ялтырап тора, бик матур. Концерт киемнәрегез кыйммәткә чыгамы?

Бәяләре төрлечә, әллә ни миллионнарга күлмәк алганым юк. Тектерәм дә, әзер күлмәкләр дә сатып алам.

Матурлык салоннарына йөрисезме?

Бик еш булмаса да, йөрим. Үземне карап торырга кирәк бит инде.

Ничек уйлыйсыз, әгәр хатын-кыз ир-аттан күбрәк акча эшләсә, бу нормаль күренешме?

Әгәр ире монардан кимсенмәсә – нормаль. Әгәр кимсенсә – уңайсызрак була инде. Хатын-кыз иренә караганда күбрәк эшләсә, бик күрсәтмәскә кирәк, ирдән зуррак булып йөрергә кирәкми, чөнки бу ир-атның «минминлеге»нә тия, бигрәк тә бездә, татарларда, шулай. Иреңнән зуррак булып йөрсәң, тынычлык булмый.

«Хатынныкы – үзенә, ирнеке – уртак» дигән фикер белән килешәсезме?

Килешәм, шулай булырга тиеш. Безнең бюджет уртак, тик хәзер ир һәм хатын акчаны аерым үзенә дә тота башлады. Дөреслектә, ир-ат хатын-кызны тәэмин итәргә тиеш, бу элек-электән шулай килгән.

Өйгә ниндидер кыйммәтле әйбер алганда, бер-берегез белән киңәшләшәсезме?

Киңәшләшәбез, әмма, гадәттә, нәрсәдер алу идеясен мин башлап йөрим, ә ирем минем белән килешә генә. Өй, машина алганда, мин аны беренче кызыктырам, ә аннары инде шуны үзебез дә алабыз.

Сез үз өегез белән яшисезме?

Казандагы фатирыбызны саттык та, Көек бистәсендә өй алдык, шунда яшибез. Миңа шулай ошый, өйдә рәхәтрәк тә, чөнки фатирда җырлап та булмый, анда бөтен яклап диварга «кага» башлыйлар.

Статьи

Перечень жизненно важных лекарств могут пополнить пять препаратов
Тилан Блондо выложила фото свадебного поцелуя с Беном Атталом
Need To Know: Ева Бират раскрыла секрет молодости в 70 лет
Бросить жену после почти 20 лет брака — кризис или мудрость? Галустян и Родригез сделали свой выбор
Смешала овсянку со сливами — и на пергамент: на завтрак подаю пирог сочнее шарлотки, едим с йогуртом или мёдом

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.