ПОИСК

Түбән Камадан Галина Буланова оныкларына йола-гадәтләребезне өйрәтә 2026-04-15 16:13:26

Түбән Камадан Галина Буланова оныкларына йола-гадәтләребезне өйрәтә

Галина Петровна һәм Михаил Александрович Булановлар инде менә 42 ел кулга кул тотынып тормыш юлыннан бергә атлыйлар.

Михаил Александрович Олы Аты егете, ә Галина Петровна Зәй районы Туңылҗа авылында туган. 1984 елдан Түбән Кама шәһәрендә яшиләр. Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә алар бәхетле әби белән бабай, дүрт оныклары бар.

Авылда туып үскән Булановларны табигать баребер үзенә тарткан күрәсең, шунлыктан алар Олы Аты авылында өй салалар. Җәй көннәрен бакчаларында рәхәтләнеп яшелчә, җиләк-җимеш үстереп үткәрәләр. Михаил Александрович әле эшли, ә менә Галина Петровна инде лаеклы ялда.

Тик шулай да ялда булуына карамастан, Галина Петровна шәһәрдә дә бер дә тик утырмый. Ул «Баш чишмә» гаилә ансамбле солисткасы. Шәһәрдә, районда оештырылган бик күп чараларда да актив катнаша. Ә иң мөһиме, ул үзенең оныкларына йола-гадәтләребезне, җыр-биюләребезне өйрәтә. Хәзергесе көндә оныклары Валерия, Анастасия һәм Кирилл Түбән Каманың «Җиз кыңгырау» яшьләр ансамблена йөриләр һәм республика күләм конкурсларда җиңүләр яулыйлар.

Гаиләләрендә бик матур гадәт тә бар аларның: бәйрәмнәргә әзерләнгәндә барсы бергә җыелып, керәшен җырулары җырлап, пилмән ясыйлар.

Галина Петровна кечкенә вакытта әнисе аңа курчакларны үзе ясый торган була. Шул вакытларны искә төшереп, хәзер ул үзе дә тукымадан искиткеч матур курчаклар тегә. Курчаклар гына дип әйтү аз булыр, чөнки аның эшләре тулы бер композиция.

Галина Петровна һәм Михаил Александрович кебек матур, тырыш, сокланып үрнәк алырлык гаиләләребез булганда керәшеннәрнең йола-гадәтләре яшәячәк.

Ольга Афонова

Алиса Ахметшина фотосы.

Статьи

Профессор Топуз: движения во время молитвы способствуют укреплению суставов
«США должны доказать»: в Иране ответили на слухи о перемирии
В Татарской государственной филармонии состоялся концерт «Рождение Легенды» (ФОТО)
Трамп заявил, что обменялся письмами с Си Цзиньпином по Ирану
МВД показало видео с арсеналом авиабомб, брошенным ВСУ в Димитрове

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.