Исерек килеш беркемгә дә машина белән идарә итәргә ярамый 2026-03-28 19:03:09
Шофёр егетнең алкоголь кулланганы ачыклана
2026 елның 28 февраль көнендә кичке якта Балтач бистәсендә торучы, Эшмуротов К. Я. үзенең «Део Нексия» машинасы белән исерек килеш идарә иткәндә тоткарлана. Документларны тикшергәндә машина йөртүчедән хәмер исе килә һәм автоинспекторлар аңа махсус приборга өрергә тәкъдим итәләр.
Нәтиҗәдә шофёр егетнең алкоголь кулланганы ачыклана. Ул үзе дә моны кире какмый. Тиешле рәсми кәгазьләр тутырылгач, ул машина белән идарә итүдән читләштерелә.
Якын көннәрдә бу эшне район җәмәгатьчелек суды карады. Эшмуротов судта бу эше өчен нык үкенгәнлеген әйтте. Суд карары буенча ул 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде һәм 45 мең сум штраф түләргә тиешлеге җиткерелде. Суд карары көченә керде.
