ПОИСК

Мошенниклар сөйләмендә нәрсәләргә игътибар итәргә икәнен аңлаттылар 2026-03-26 08:47:27

сөйләменең төп үзенчәлеге – үз итеп сөйләшергә тырышу. Алар беркайчан да тавышын күтәрми яки дулкынланмый, явызларча кычкырмый. Россия технологик университеты доценты Елена Шпагина “RT ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Белгеч билгеләп үткәнчә, мошенникларның сөйләме билгеле бер “сюжет”ка корылып, кешене тәнкыйть күзлегеннән фикерләүдән ваз кичтерүгә юнәлдерелгән. Алар еш кына, уйларга вакыт калдырмас өчен. бик тиз сөйли яки, киресенчә, ышандыру өчен гипнозга тартым тыныч тонда сөйләшә.

Психолог әйтүенчә, шалтыратучы “банк хезмәткәре” яки “полиция хезмәткәре”, чынбарлыктагы “коллегаларыннан” аермалы буларак, эшлекле тонда түгел, бәлки кешенең хәленә кергәндәй, кызгангандай булып, төчеләнеп сөйләшә. Җөмләнең яртысын өзеп, вакыт бик тар булган кебек хис тудыра, берара дәшмичә торып басым ясый.

Шпагина сүзләренә караганда, социаль инженериядә билгеле бер сөйләм ысуллары бар. Болар – кешене аралашудан тыю, ашыгычлылык хисе тудыру, профессиональ терминология кулланып, бик үз итеп кылану. Белгеч, шалтыратучыга шик төшкән очракта, шундук сөйләшүне туктатып, сайтта күрсәтелгән телефон аша оешмага мөстәкыйль шалтыратырга киңәш иткән.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, мошенниклар быел беренче ике айда республикада яшәүчеләрнең 740 миллион сум акчасын урлаган.

Похожие материалы

Статьи

Эксперт Хрулев назвал лучший способ урегулирования споров по ЖКХ
Ушла эпоха: в Москве простились с композитором Сайяром Хабибуллиным
Главный бизнес-конкурс Екатеринбурга выходит на новый уровень: что получат победители
Самое дешевое куриное мясо среди стран «Большой двадцатки» оказалось в России
Беспиллотники атаковали танкер со 140 тысячами тонн нефти у берегов Турции

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.