ПОИСК

Рамазан аеның соңгы көнендә Гөлиябезне соңгы юлга озаттык 2026-03-19 16:44:00

Рамазан аеның соңгы көнендә Гөлиябезне соңгы юлга озаттык

Күңел әле дә ышанмый. Йөзе кояш кебек балкып торган, җилдәй җитез, ут борчасы кебек булган Гөлия Хәбибуллина газиз ирен, өч баласын, якыннарын калдырып, бакыйлыкка күчте

Рамазан аеның соңгы көнендә, Күәм авылында почтальон булып эшләгән Гөлиябезне соңгы юлга озаттык. Күңел әле дә ышанмый, йөрәк бу хәсрәтне кабул итә алмый аптырый. Аның елмаюы, көләч йөзе, һәрчак кешелекле сүзләре күңел түреннән китми.

Гөлия Күәм авылында почтальон вазыйфасын башкарды. Аның йөрәк җылысы, ачык йөзе, киң күңеле һәркемгә җитте. Авылның якты йолдызы, һәркемгә ярдәм кулы сузучы, һәрчак шатлыклы, елмаеп йөрүче кеше иде. Эшен, кешеләрне яратты. Берүзе Күәм авылында почта хезмәтен башкарса да, зарланмады. Өлкән кешеләрнең сердәше булды.

Авыр, бик авыр. Гөлияне соңгы юлга озатырга авылдашлары, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, гомумән аны белгән һәркем килгән иде.

Гөлия яшим, дип яшәде. Әмма аяусыз чир аны безнең арабыздан алып китте. Яшь иде – бары 42 яшендә генә. Быел аңа 43 яшь тулырга тиеш иде. Гөлиянең өч баласы ятим калды.

Без, «Әтнә таңы» газетасы коллективы, Күәм авылы почтальоны Гөляи Хәбибуллинаның вакытсыз вафат булуы сәбәпле, тормыш иптәшенең, балаларының, әнисенең, туганнарынң тирән кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә сезгә сабырлык бирсен.

Гөлиянең урыны оҗмахта булсын, караңгы гүрләре якты булсын.

Статьи

«Мощнее ядерного заряда»: Как Жириновский видел начало большой войны в 2027 году
Не перечитал «Дюну». Военные аналитики в шоке от действий Трампа в Иране. Кто соберёт все «вершки»?
«Мин татарча беләм» проекты ярдәмендә татар телен белү дәрәҗәсен ачыклап була
Израиль подставил США, Иран окреп: экс-глава разведки США выдал компромат
«Вамин Р» купила московскую логистическую компанию с выручкой в 10 миллиардов

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.