Табиб эчәк инфекциясенең кемнәр өчен аеруча куркыныч булуын әйтте 2026-03-29 10:58:15
Табиб-гастроэнтеролог һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Семен Рапопорт эчәк инфекцияләренең кемнәр өчен зур куркыныч тудырганын сөйләде. Эчәк таякчыгы йоктыру буенча куркыныч төркеменә өлкән яшьтәге кешеләр һәм балалар керә.
– Эчәк таякчыгы эләктергән очракта тән температурасы 38-39 градуска кадәр җитә ала. Бу бик куркыныч. Инфекция эч авырту, еш эч китү белән күзәтелергә мөмкин, – ди табиб. Авыру билгеләре озакка китсә, чаң суга башларга кирәк. Чөнки эчәк таякчыгы билгеләрен игътибарсыз калдыру җитди проблемаларга, шул исәптән организмның сусызлануына, хәтта үлемгә китерә ала.
