ПОИСК

Соңгы җиде елда Татарстанда азык-төлек кибетләре челтәре 2,5 тапкыр арткан 2026-09-11 16:51:32

Соңгы җиде елда Татарстанда азык-төлек кибетләре челтәре 2,5 тапкыр арткан. Бу хакта республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Надир Закиров әйтте.

“Бу елның беренче яртысында Татарстанда ваклап сату әйләнеше 928,3 миллиард сум тәшкил итте. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу – 7,2 процентка күбрәк. Әлеге күрсәткечләр республикада яшәүчеләрнең сатып алу сәләте саклануы турында сөйли. Татарстан ваклап сату әйләнеше буенча Идел буе федераль округында – беренче, ил күләмендә – алтынчы урында тора. Соңгы җиде елда Татарстанда азык-төлек кибетләре челтәре 2,5 тапкыр артты”, – диде ул.

Министр урынбасары әйтүенчә, республиканың азык-төлек базары өч зур федераль гигант – Х5, Магнит һәм Лента арасында бүленгән диярлек. Алар ваклап сату кибетләренең 80 процентын диярлек контрольдә тота. “Августина, Трафик, Находка кебек төбәк челтәрләренә азык-төлек товарлары сату әйләнешенең 10 проценты чамасы туры килә”, – диде Надир Закиров.

Статьи

Стала известна причина задымления в центре Казани
Аналитик Попцова назвала ожидаемым решение ЦБ по ключевой ставке
Ученые спрогнозировали усиление глобального потепления из-за природных факторов
Зоопсихолог ответила, нужно ли обрабатывать домашних кошек от блох
При ракетной атаке на Волгоград поврежден жилой дом

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.